Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Ел башыннан Актанышта 11 янгын очрагы теркәлгән

Уку елы тәмамланырга да күп калмый. Күктәге кояш, балаларны үчекләгәндәй, тәрәзәдән елмаеп тышка дәшә. Әлбәттә, бәйсез булу бик рәхәттер. Тик саксызлыкның гомерлек аянычлы хәлләргә китерү ихтималын беркем дә онытырга тиеш түгел. Яңа Әлем мәдәният йортында мәктәп укучыларының, балалар бакчаларына йөрүче нәниләрнең әти-әниләре белән гомуми ата-аналар җыелышы нәкъ менә бәхетсезлек очракларын...

Уку елы тәмамланырга да күп калмый. Күктәге кояш, балаларны үчекләгәндәй, тәрәзәдән елмаеп тышка дәшә. Әлбәттә, бәйсез булу бик рәхәттер. Тик саксызлыкның гомерлек аянычлы хәлләргә китерү ихтималын беркем дә онытырга тиеш түгел. Яңа Әлем мәдәният йортында мәктәп укучыларының, балалар бакчаларына йөрүче нәниләрнең әти-әниләре белән гомуми ата-аналар җыелышы нәкъ менә бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан үткәрелде.
Авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрова инициативасы белән оештырылган әлеге җыелыш икенче ел рәттән үткәрелә. Биредә район эчке эшләр бүлегенең
балигъ булмаган балалар белән эшләүче өлкән инспекторы Ания Ахунова, район янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесе урынбасары Ленар Хәбибуллин, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Сөмбел Гарипова катнашты.
- Көннәр җылыткан саен балалар тышка, табигать кочагына тартыла. Озакламый җәйге каникуллары башланачак. Шушы чорда балаларыбызның ялын
хәвефсез үткәрү өчен барыбыздан да зур җаваплылык таләп ителә. Бүгенге җыелышта үзегезгә файдалы мәгълүматлар алырсыз дип ышанам, - дип башлады җыелышны Дилбәр Әнвәрова.
Иң элек Ленар Хәбибуллин янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә тукталды. Яз көне кеше ихата тирәләрендәге, бакчаларындагы чүпләрне җыеп яндыру ягын карый. Күпчелек янгыннар нәкъ менә шул чүпләрне яндырган вакытта саксыз кылану нәтиҗәсендә чыга. Ел башыннан шушы вакытка тикле районда 11 янгын очрагы теркәлгән.
- Янгыннарның 40 проценты балаларның ут белән уйнавыннан чыга, - ди Ленар Хәбибуллин.
Шуның өчен дә шырпыларны балаларның буйлары җитә торган урыннарга куймаска, аларны игътибардан читтә калдырмаска кирәклеген һәр өлкән кеше онытмаска тиеш. Ялларда һәркем табигать кочагында ял итәргә ярата. Тик хәзер урманнарда учак ягу катгый тыела. Урманда учак яккан өчен административ беркетмә төзелә. Шашлыкны да махсус мангалларда гына пешерергә рөхсәт ителә. Янында су һәм көрәк тә булырга тиеш.
Җәйге чорга һәр ихатада 200 литрлы мичкә белән су әзерләп кую зарурлыгын да искәртте Ленар Хәбибуллин.
Ания Ахунова районда яшүсмерләр тарафыннан эшләнгән җинаятьләргә тукталды. Балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлегенең төп максаты булып балалар арасында тәртипсезлекләрне булдырмау, профилактик эшләр алып бару тора. Бу юнәлеш буенча ел саен төрле операцияләр үткәрелә.
- Җәйге чорда балаларга контроль кими. Күпчелеге велосипедта җилдерә. Ләкин 12 яше тулмаган балаларга машина юлында йөрергә рөхсәт ителмәгәнне күп бала белми. Моны сез, әти-әниләр, яхшылап аңлатырга тиешсез, - ди Ания Ахунова.
Балаларның кич урамда йөрүләрен дә әти-әниләр ныклы контрольгә алырга тиешләр. Әгәр бала кичке сәгать 10нан соң урамда йөри икән, әти-әнигә административ беркетмә төзелә. Өлкәннәр шуны исләреннән чыгармасыннар иде.
Сөмбел Гарипова әти-әниләргә балалары белән күбрәк аралашырга тәкъдим итте. Бу балалар һәм яшүсмерләр арасында үз-үзләренә кул салу очракларын булдырмау максатыннан да кирәк дип аңлатты. Кызганычка каршы, әлеге юл белән якты дөньядан китүче яшүсмерләр әледән-әле булып тора. Татарстан буенча 2014 елда 23 бала үз-үзенә кул салган булса, 2015 елда 16 шундый очрак теркәлгән. Үзебезнең районда да мондый хәл булды.
Тагын имтиханнар җитә. Бу чорда балалар аеруча агрессивка әйләнә. Әлеге катлаулы сынауларны җиңеп чыгар өчен әти-әниләрнең дә ярдәме, балаларына терәк булуы кирәк. - Әгәр балагызда ниндидер үзгәреш сизәсез икән, психологларга мөрәҗәгать итүдән курыкмагыз, -ди Сөмбел Гарипова.
Яңа Әлем мәктәбе директоры Даниал Гарипов, аның тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлшат Хәмидуллина мәктәптә алып барылган эшчәнлек белән таныштырдылар. Тәхия Усманова исә балаларга әхлак тәрбиясе бирүнең әһәмияте хакында аңлатып үтте.
Әлеге сөйләшүләрдән һәрбер ата-ана үзенә кирәкле мәгълүматны алгандыр дип ышанасы килә. Җәйләрне хәвеф-хәтәрләрсез үткәрергә язсын. Балаларыбыз кайгы-хәсрәтләр китермәсен.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев