Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әгәр җирдә бер үсемлек тә үсмәсә...

Әгәр дә безнең җир шарында барлык үсемлекләр дә юкка чыкса ни булыр иде икән? Шулай ук ашамлыклар да - мандарин, банан, безнең иң яраткан ризыгыбыз бәрәңге дә үсми башласа... Әйдәгез күз алдына китереп карыйк: урамда бер агач та юк, койма янында кычыткан да, бәбкә үләне дә, әрем дә үсми. Без...

Әгәр дә безнең җир шарында барлык үсемлекләр дә юкка чыкса ни булыр иде икән? Шулай ук ашамлыклар да - мандарин, банан, безнең иң яраткан ризыгыбыз бәрәңге дә үсми башласа...
Әйдәгез күз алдына китереп карыйк: урамда бер агач та юк, койма янында кычыткан да, бәбкә үләне дә, әрем дә үсми. Без яшәгән өй дә бушап калган: агачтан ясалган шкафлар юкка чыккан, чәй, кофе, какао, җимеш кайнатмалары, без ашый торган яшелчәләр дә юк. Киемнәребез, сабыннар, хушбуйлар, дарулар да күренми. Укый торган китапларыбыз, яза торган дәфтәрләребез, резинадан ясалган барлык төр әйберләр: туплар, аяк киемнәре юкка чыккан.
Үсемлекләр - безнең җир шарының үпкәсе. Углекислый газ белән тукланып, алар безгә кислород бүлеп чыгаралар. Әлбәттә, иң куркынычы кислородсыз, һавасыз калу. Чөнки җир шарында үсемлекләр булмаса, яшәешне тәэмин иткән җир шарының атмосферасы булмас иде.
Юк, юк, башка берни дә күз алдына китерәсем килми. Үсемлекләр үссен, безгә яшеллек бик кирәк.
Безнең җир шарыбызда яшеллекне, үсемлекләрне саклау - кешелек өчен иң мөһим мәсьәлә. Актанышыбызда бу эш бик яхшы оештырылган. Укучылар, җәмәгать эшлеклеләре, оешма, предприятие хезмәткәрләре ел саен агач үсентеләре утырталар, урамнарны, паркларны чистартып торалар. Шуңа күрә Актанышыбыз елдан-ел ямьләнә, яшеллеккә күмелә.
Күңелне борчыган күренешләр дә юк түгел. Җәй көне елга,күл буйларында ял итүчеләр ял иткән урыннарында пакет, консерва банкалары, чүп-чар калдыклары калдырып китәләр,табигатебезне пычраталар, күңелсезлиләр. Кешеләрдә табигатькә карата сак караш, миһербанлылык җитеп бетми.
Кешеләр! Әйдәгез Җир анабыз - табигатебезне рәнҗетмик, күз карасыдай саклыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев