Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

ЯЗ ИЛЧЕЛӘРЕН КАРШЫЛАП

Авторларыбыздан матур-матур эчтәлекле, актуаль темалар язылган хатларны кабул итеп торабыз. Сезнең игътибарга Пучы урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зәлинә Назыйф кызы Вахитованың мәкаләсен тәкъдим итәбез. Фоторәсемнәрдә нинди генә оялар юк?! Сокланып туймаслык!

Ел фасылының уянган чоры - яз фасылы. Яз башында гына күзәтелә торган бер рәхәт мизгел - ул күчмә кошларның туган якка әйләнеп кайтуы. Аларның матур итеп сайрап җырлаулары күңелләргә тынычлык бирә.

"Сыерчык диңгез артына китсә дә, туган оясына кайта дигән" сүз йөри халыкта. Туган нигезенә тугры булган сайрар яз җырчыларының үзләренә оя сайлаганда аның матурлыгына, куркынычсызлыгына һәм уңайлыгына игътибар итүләрен исәпкә алып, Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары әтиләре белән берлектә сыерчык оялары ясадылар. Оялар үзләренең бизәлеше ягыннан бер-берсеннән бик нык аерылып торалар.

Әлеге акция кысаларында без кошларга ярдәм күрсәтү белән беррәттән, гаилә һәм мәктәп арасындагы элемтәне тагын да ныгыттык. Һәр катнашкан гаиләгә мәктәп коллективы зур рәхмәтләрен җиткерә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев