Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

ИГЪТИБАР: Бүгеннән Агыйдел елгасы аша боз кичүе эшли башлады (фото һәм видео)

Бүген көндезге 11.00 сәгатьтә Татарстан белән Башкортстан республикаларын тоташтыручы Агыйдел елгасында боз кичүе ачылды.

                   Агыйдел елгасындагы боз кичүе ачылуын ике республика машина йөртүчеләре генә түгел, ә Россия төбәкләре шоферлары да көтеп алды. Чөнки биредән йөргәндә юл да кыскара, вакыт та янга кала.

          Бүген Башкортстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең кече үлчәмле судлар буенча дәүләт инспекциясе комиссиясе Агыйдел кичүен ачарга рөхсәт бирде.

Инспектор Вәсим Дәүләтшин боз кичүенең  8 тонна авырлыкны күтәрә алуын, әмма беренче көннәрдә бары 3 тонналы җиңел машиналарны гына үткәрелүен әйтте. 

Реклама

 Бозның калынлыгы 30 сантиметрдан артса, кичүне ачарга рөхсәт ителә. Бүген Агыйдел елгасының калынлыгы 40-45 сантиметрны тәшкил итә.

 

                Боз кичүенә таләпләр бу гына түгел. Елга ярындагы бозның ныклыгы, кичүнең төнге вакытта яктыртылышы, кисәтү билгеләренең куелганлыгы, коткаручыларның көтелмәгән хәлләргә әзерлеге, коткару җиһазлары белән тәэмин ителеш- барысы да контрольгә алына.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев