Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Иске Богады, Яңа Кормаш, Татар Суыксуы, Яңа Әлем авылының хезмәтсөярләре «Урманнарны саклыйк» Бөтенроссия акциясендә катнашты

Бу көннәрдә илебездә «Урманнарны саклыйк» Бөтенроссия акциясе бара. Акциянең көзге чорында Иске Богады, Яңа Кормаш, Татар Суыксуы, Яңа Әлем авыл җирлекләренең хезмәтсөярләре районыбыз территориясендәге урманнарга агачлар утыртты. Аларга урманчылык тармагы ветераннары да кушылды.

2023 елда «Урманнарны саклыйк» Бөтенроссия экологик акциясенең көзге чорында илебездә 70 000 000 төп агач утырту планлаштырыла. 

«Урманнарны саклыйк» Бөтенроссия акциясе Минзәлә урманчылыгының Актаныш бүлекчәсенә караган урманнарны киңәйтү эшләре башкарылды.

Бүген, 13 октябрьдә тирә - юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы агачларга баедык, Иске Богады, Яңа Богады, Яңа Кормаш, Татар Суыксуы, Яңа Әлем авылларында яшәүче актив гражданнар көче белән алдан билгеләнгән мәйданнарга яшь үсентеләр утыртылды. Аларга урманчылык хезмәте ветераннары Р. Бәдертдинов белән Р. Шамсов та ярдәм итте. 

Бүгенге хезмәтнең нәтиҗәсе дә бик зур- барысы 2 гектар мәйданда сигез мең төп нарат үсентесе утыртылган.  Кеше буе булып үссен өчен яшь үсентеләрне 5-6 ел кайгыртып, тәрбияләү мөһим. Беренче елны дүрт, аннан соң өчәр, икешәр тапкыр араларын кәтмәнлиләр, чүп-чардан тазарталар.  

"Урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычы. Һәркем үзе яшәгән җирне матурларга, сакларга тиеш", ди Актаныш районындагы урманчылык бүлекчәсе җитәкчесе Әгъзәп Әхмәтгалиев.

Утырту өчен агач үсентеләрен районыбыз урманчылары үзләре үстерә: Югары Богадыдагы питомникта Иске Богады җирлегендә яшәүчеләр чыршы, нарат, каен, имән орлыкларын утыртып, хасиятләп тәрбиялиләр. Түтәлләрнең чүпләрен утап торалар. Әнә шулай һәр үсентене күңел җылысын биреп үстергәнгә нәни агачлар яңа урыннарда бик тиз тамыр ныгыта. Берничә ел дигәндә буш мәйданда шаулап торган тулы канлы урман барлыкка килә. Әмма агачлар бары 80 елдан соң гына өлгереп җиткәнен дә онытмаска кирәк. Питомниктагы агач үсентеләрен күрше-тирә төбәкләрдән дә сатып алып китәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев