Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

"Изгеләр" чишмәсенә илтә торган яңа юлны сыйфатлы утлар яктыртачак

"Изгеләр" чишмәсе үзенчәлекле, тәмле суы белән үзенә тартып тора. Кыйблага таба карап ага торган көмештәй хәзинәгә юкка гына шушы исемне кушмаган зиһенле халкым.

               Быел "Изгеләр" чишмәсе зур яңарыш кичерде. Халыктан җыелган үзара салым акчаларына табигый сулыкка илтә торган яңа юл ясалды. Хәзер чишмәгә Актанышбаш елгасының 57 бистә ягыннан да рәхәтләнеп килергә була. 


              Республикадан 4 тапкыр арттырылып кайткан үзара салым акчаларына "Изгеләр"гә төшә торган баскыч, тау өстендәге беседка-чатыр ясалды.

Бизәкле таш өслек тә халык акчасына салынган.

Бу эшләрне чишмәнең җир асты юлын чистартып, яңа торбалар белән китергән "Теплосервис" оешмасы егетләре башкарган.  


           Әлбәттә, үзара салым акчалары белән генә ерак китеп булмый. Чишмәне, аның тирә-ягын төзекләндерүгә республика программалары аша кайткан акчалар ярдәмгә килә. "Актаныш юллары" җәмгыяте чишмә юлына асфальт өслекне республикадан бүлеп бирелгән финанслар белән җиренә җиткереп салып куйган. 
             Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗин тиздән "Изгеләр" чишмәсенә илтүче юлны заманча яктырткычлар белән яктыртачакбыз, дип хәбәр итте. Шулай ук халык соравы буенча "Мәликә" чишмәсенең тирә-юне төзекләндерелә башлаган. Бу изге эшне дә "Теплосервис" оешмасына ышанып тапшырганнар.

-"Актаныш басмалары" ял паркын тазарту-чистарту, чүптән арындыру буенча да эшене башладык,- диде Илнур Таһир улы. 

Раил Харисов фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев