Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Кәҗә менгән киртәгә...

Безнең туган ягыбызның табигате искиткеч матур. Бар җирдә яшеллек, сулыкларга бай. Авыл җирендә яшәүчеләр өчен табигатебезнең юмартлыгы олы бәхет ул. Шушы бәхетне саклый белергә генә кирәк. Хәзер урам тулы кош-корт, мал-туар. Иртә-таңнан ишегалларыннан тезелешеп чыккан сыер-сарыклар көтүгә ашыга. Әбиләр үрдәк-казларын тау астына, сулыкларга куалар. Таң атканын белдереп, әтәч кычкыра. Бу...

Безнең туган ягыбызның табигате искиткеч матур. Бар җирдә яшеллек, сулыкларга бай. Авыл җирендә яшәүчеләр өчен табигатебезнең юмартлыгы олы бәхет ул. Шушы бәхетне саклый белергә генә кирәк.
Хәзер урам тулы кош-корт, мал-туар. Иртә-таңнан ишегалларыннан тезелешеп чыккан сыер-сарыклар көтүгә ашыга. Әбиләр үрдәк-казларын тау астына, сулыкларга куалар. Таң атканын белдереп, әтәч кычкыра. Бу күренеш авылның иң гүзәл минутлары. Әмма еш кына шул матур күренешне бозучыларга тап буласың. Бигрәк тә, күп кешеләрнең кәҗәләре күршеләренә зыян китерә.
Сакаллы хәйләкәрләрнең күрше-күләнгә зыяны бик күп була. Койма буйларында үсеп утырган агачлар да, ямь-яшел булып үсеп утырган бакчалар да, алар кереп чыккач, сугыш кырына охшап кала. Кешенең тырышлыгы берничә минутта юкка чыга.
Кәҗәләр алар тавык сыя торган арадан да үтеп керә бит. Күршеләрнең генә түгел, искә-санга алмаганда бүтәннәрнең дә ишегалларына, бакчаларына үтеп керергә ихтимал. Алар артыннан мәхшәр ясалып кала.
Кәҗә асраучылар малларының артыннан күзәтсеннәр, я көтүгә чыгарсыннар , я ябуда тотсыннар иде. Аларны бит бакча артларына бәйләп тә куеп була. Ә кешеләр, киресенчә, иреккә чыгарып җибәрәләр дә, яңадан аларның кайда кемгә зыян салуы турында уйлап та бирмиләр. Авыл халкының кәҗә асраучыларга мөрәҗәгате бик зур: үзләренең йорт хайваннарына үзләре хуҗа була белсеннәр иде. Кәҗә асрауның файдасына караганда, зыяны күбрәк тә булырга ихтимал бит, чөнки урамда, басуда иректә йөрткән мал-туарлар өчен административ җаваплылыкка тарту, зур күләмдә штраф түләтү каралган.
Табигатебез матур, шул гүзәллеккә сокланып, матур тормышта яшик. Бөтен кешеләргә дә кагыла торган законнарга буйсынсак, тормышыбыз дуслык, татулык һәм чисталык белән үрелеп барыр иде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев