Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

КАТНАШМЫЙ КАЛМА: 22 октябрь- Актанышта шимбә өмәсе!

22 нче октябрь- Актанышта районкүләм өмә дип игълан ителде.

            Атнаның шимбә көнендә район үзәгендәге оешма-предприятие, учреждение каршындагы территорияләр, парклар һәм скверларда зур өмә узачак. Шулай ук шәхси эшмәкәрләр тарафыннан да үзләренең биләмәләрен тәртипкә китерү сорала. Кышка кадәр авылыбыз урамнарын яфраклар, чүп-чардан арындыру мөһим бурыч. 

             Өмәләрдә күбрәк кеше катнашкан саен, авылыбыз чистарак һәм ямьлерәк булыр. Мондый чаралардан соң, кешеләр үз хезмәтләренең кыйммәтен күбрәк аңлый башлый, азрак чүплиләр.

            Хөрмәтле авылдашлар! Күмәк көч тау күчерә, диләр. Чистарту өмәләрендә актив катнашыйк, авылыбызны тәртипләүдә үз өлешебезне кертик. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев