Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Мари Суыксуындагы «Хәтер бакчасы» данлы батырлар рухын кадерләп саклар

Районыбызның Мари Суыксуы авылы урамнары, елга буйлары яз җитүгә яшеллеккә төренә.

            Агач, куаклар утыртуга мари кардәшләребез бар күңелләрен биреп, җитди карый. Аларның табигатебезне баетып кына калмыйча, авылдашларны берләштерүче, рухи яктан зур көчкә, кодрәткә ия булуына ышаныч белән яшиләр. Бу язда тагын бер матур бакчага нигез салды авылдашлар. Бусы аеруча кадерле- россиякүләм “Хәтер бакчасы” акциясе кысаларында илебезне яклап башларын салган авылдашлары рухына тергезделәр аны.  ТР Актаныш районы мариларының милли-мәдәни автономиясе җирле иҗтимагый оешмасы әгъзалары әлеге бакчаны булдыруда башлап йөрде.

Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан мәктәп бакчасында электән кура җиләкләре үскән мәйданга 77 төп җиләк-җимеш агачы утыртылды. 


         Әлеге матур башлангычны җитәкчеләргә авыл яшьләре Алексей Арсланов белән Денис Әхмәдиев тәкъдим итә.

26 апрельдә Украинадагы хәрби хәрәкәт вакытында һәлак булган батыр авылдашлары Сергей Мосоловның истәлеген мәңгеләштерергә тели алар.

Сергейның дуслары, сыйныфташлары, авылдашлары да бу акциягә кушыла. Мәктәп коллективы да куәтли.

Шулай итеп 29 май көнне мәктәп бакчасында зур өмә- агач утырту оештырылды. “Хәтер бакчасы”нда алмагач, чия, слива, груша кебек җимеш үсентеләре утыртылды. Мондый агачларның үсентесе арзан тормый. Сергейның әнисе Альфира Мосолова үсенте сатып алу өчен үзеннән зур өлеш керткән. Дуслары да иганәчелек күрсәтә, бергәләп питомниктан алып кайталар.

Алдан ук укытучылар бакчаны сөреп-тырмалап куйган, һәр үсентенең урыны билгеләнгән. 


-    Агачлар, үсемлекләр безнең халыкта бик изге санала. Аларның тамырлары җир асты дөньясы белән тоташса, күккә ашкан ябалдашлары өстәге Хуҗаларга хәбәр җиткерә, дигән ышану бар. Без бүген барлык авыл халкы бердәм булып утырткан агачлар тиз арада үсеп китәрләр, бакчага килгәннәр батыр авылдашларының рухы белән аралашыр,-ди мәктәп директоры, райондагы Марилар ассоциациясе җитәкчесе Эдуард Галиев.


       

    “Хәтер бакчасы”н утыртуда район Советы рәисе урынбасары Илшат Габдулхаев та катнашты. Бакчага нигез салганчы, Сергей Мосоловның каберен зират кылу булды. Биредә Илшат Илфат улы “Илебез аклыгын саклап яуда һәлак булган Сергей Мосоловның исеме онытылмас, күңелләребездә мәңге сакланыр”, дип белдерде. 

 Сергей Мосолов Мари Суыксуы мәктәбен көмеш медальгә, соңыннан Казан танк училищесында да бик яхшы билгеләргә укып аны да алтын медальгә тәмалый. Училищедан соң Еланьда егетнең хәрби хезмәт еллары башланып китә, танк ротасында взвод белән командалык итә. 2015 елда курсантларны өйрәтә башлый. Якташыбыз Сириядәге, Таҗикстандагы хәрби операцияләрдә катнаша. 2022 елның февраль аенда Украинадагы хәрби операциягә җибәрелә. 26 апрельдә Сергейның танкына көчле һөҗүм була. Сугышчан дусларын коткару өчен гомерен кызганмый батыр егет.

           Сергей Мосоловның батырлыгын мәктәп музеенда да мәңгеләштерергә уйлыйлар.

 

- Сергей бәләкәйдән үк сугыш уеннарына хирыс булды. Ә мин машиналы уйнарга ярата идем. Бер көнне мылтыклы, икенче көнне автомат белән уйный идек. Бөтен малайларга да җитәрлек мылтык уенчыклары була иде аның, дусларына сумкасыннан берәм-берәм сугыш коралларын  чыгарып бирә иде. Бәләкәйдән үк оештыру сәләте зур булды, безне төркемнәргә бүлеп уйната иде. Бик якын, кадерле дустыбызны югалттык. Хәзер аның рухына дога гына кыла алабыз,- ди Сергейның якын дусты, өченче буын туганы Алексей Арсланов. 


       

    Сергейның исемен мәңгеләштерүдә башлап йөргән Денис Әхмәдиев та дусты кебек үк контракт буенча Төньяк Амур өлкәсендә хәрби хезмәт уза. “Хәтер бакчасы”н утыртканда аның белән сөйләшеп алдык:


-    Сергей белән Казанда хәрби училищеда укыганда да гел күрешеп тордык, Сириягә баргач та очраштык. Аның бик яшьли үлеменә ышанасы килми. Сергейны ачык йөзле, һәрвакыт күтәренке күңелле, позитив кеше буларак истә тотарбыз,- ди Денис.


       

  Татар Суыксуы җирлеге башлыгы Гүзәлия Хамматуллина яшьләрнең авылны яшелләндерүдә үрнәк күрсәтүе, батырлар истәлегенә хөрмәте мактауга лаек булуын белдерде. 


-    Җирлектәге оешмалар быел яшелләндерүгә үзләреннән зур өлеш кертте.  Хезмәт коллективлары биналар алдындагы янбакчаларга агачлар утыртты. Авылда кар баса торган урыннарга да агачлар утырту планлаштырыла,- дип алдагы максатлар белән таныштырды җитәкче.
 

       

 Агач утырту-изге гамәл. Бигрәк тә үзең белән янәшәдә балачагы узган, бер парта артында утырып дәрес тыңлаган якын кешең хөрмәтенә булганда. Мари Суыксуында яшәүчеләр без юлга кузгалганда да көрәк-чиләкләр тотып мәктәпкә таба атлый иде.

Өлкәннәргә балалар да ияргән. Димәк, традицияләр яшьтән үк сеңдерелә. Туган якны ярату, данлы якташларың белән горурлану кебек патриотик хисләр менә шулай тәрбияләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ләйсән Газизова, "Актаныш-информ" "Хәтер бакчасы" акциясе Мари Суыксуы авылы Сергей Мосолов район Советы рәисе урынбасары Илшат Габдулхаев