Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Көннәрнең салкын торуы безнең файдага- су басу куркынычы кими

Кояш күзгә туры караса да, көннәр җылытырга ашыкмый. “Моның шулай булуы яхшы”,- 103 нче янгын сакчылыгы бүлеге башлыгы Илназ Шәрифҗанов.

           Аеш, Меңнәр, Аккүз, Яңа Байсар авыллары су басу мөмкин булган зонага керә. Социаль объектлар, икътисад, тормыш иминлеген тәэмин итүче объектлар, үләт базлары, күперләр, гидротехник корылмалага су басу куркынычы янамый.

          Кинәт җылытып җибәрсә, су басу куркынычы барлыкка килер иде. Ә болай табигать кешеләргә мәрхәмәтле. Февраль аенда бер этап җылыту булды- бу вакытта һәр тарафта, басу-кырларда кар катламы берничә сантиметрга кимеде.  

Реклама

        Хәерге суыклар атна дәвамына сузылачак. “Көннәр акрынлап җылытыр дигән фикердә торабыз. Шунлыктан су басулар булмас дип өметләнәбез. Әмма юллар, күперләр, су ага торган торбаларны, канауларны чистартуга әзер торырга кирәк”, дип искәртте Илназ Илдус улы. 
          Актаныш районындагы авылара һәм районара юлларны язгы ташу чорында карау, чистарту “Татавтодор” оешмасы карамагында. Авыл җирлекләрендә урамнардагы канауларны кар-боздан, чүп-чардан тазартуга исә авыл башлыклары җаваплы. 
          Үз йортларында яшәүчеләр дә язгы ташу чорында игътибарлы булсыннар иде- ихата каршындагы, капка алдындагы торбаларны чистарту хуҗаларның үзләренә йөкләнә. 

          Агыйдел елгасы аша боз кичүе эшләвен дәвам итә. фаразлар буенча, кичү 20 мартка кадәр өзеклекләрсез ике республиканы тоташтырачак әле. Әгәр температура + ягына авышса, кичү хәрәкәтне туктатырга мәҗбүр.  Мондый чорда елгалар аша чыгарга, текә яр өсләрендә торырга, ярдан боз кисәкләрен этеп җибәрергә, елагаларда яки сулыкларда тирәнлек үлчәргә ярамый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев