Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

КӨН КАДАГЫНА:Су хәвефкә китермәсен өчен!

"Актанышым, юлларың ни хәлдә?" дигән сорау куеп, безнең иҗади төркем юл буйларының торбалары ачылышындагы «Актаныш юллары» хезмәтчәннәре белән аралашып кайтты.

                                “Актаныш юллары” егетләре һәр ел саен юл буе чатларындагы торба башларын кар һәм боз катламнарыннан чистарталар. Бүген бу эш  башланып киткән икән. Мастер Илнур Харисов, экскаваторчы егетләр Ленар Әхмәтдинов һәм Илнар Дәүләтов, юл эшчеләре Фәрзәт Сөнгәтов, Радик Шәйхразыев, Мирхәт Мәксүтов тырышлык куялар.

                                Ташкыннар башланып, кар  ныклап эрегәнче бу эшне башкару–зарур. Без барган чакта 5-6 участок беткән иде, 29 чамасын да 2-3 көн эчендә башкарып чыгалар икән “Актаныш юллары” уңганнары.

                                Әлбәттә, проблематик урыннар бар. РТС, Актаныш–Яңа Әлем якларына аеруча игътибар юнәлтәләр, халкыбыз телендәге–аскы Актанышта да тизрәк эшләп чыгасы зоналар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев