Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

"Кояшкай" бакчасында әти-әниләр белән язгы урманга сәяхәт оештырылды

Актанышның 5нче балалар бакчасының кече һәм уртанчыларның катнаш төркемендәге балалар язгы урманга сәяхәт кылды. Мәгариф оешмасында "Язгы урманга сәяхәт" дәресе узды.

               Сәяхәткә балаларның әти-әниләрен дә чакырган иделәр. 1 квалификацион категорияле тәрбияче Ләйсән Гыйбадуллина белән бергәләп балалар язгы урманның үзенчәлекләре белән танышты. 


             Җылы яклардан кайткан кошлар, бездә кышлаучы канатлы дуслар- яз хәбәрчеләре. Табигать уяна, кояш ныграк төшкән урыннар кардан арчыла, авышрак урыннарда челтерәп гөрләвекләр ага башлый.  Агачлар бөреләнә, җәнлекләр ябагаларын алыштыра. Аюлар кышкы йокысыннан уяна.  Җырчы кошлар сайрый, җылы кояш яктысында җемелдәп тамчылар тама. Бу күренешләрне балалар IT-технологияләр аша күрсәтелгән рәсемнәрдән танып белде. Дәрестә уен форматы киң кулланылды, шулай ук балаларның әвәләү, рәсем ясау кебек күнекмәләрен үстерүгә зур урын бирелде.


             Ачык шөгыль вакытында балалар проект эшенә дә өйрәнде. Мәсәлән, кыш ахырында утырткан суганнар хәзер инде озын кыяклар бирә. Үсеш процессы турында балалар әти-әниләренә сөйләде. 

            Ачык чара балаларда туган якка мәхәббәт, табигатькә сак караш максатыннан оештырылды.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев