Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Кулда тырма-себерке: Бүген районыбызда шимбә өмәсе

21 нче сентябрьдән районыбызда көзге өмә ункөнлеге игълан ителде. Күп кенә оешма предприятие хезмәтчәннәре бу игелекле гамәлне кичә, атнаның җомга көнендә үк башлап җибәрде.

           Актаныш авыл башкарма комитеты тарафыннан оешмаларга участоклар бүлеп бирелгән иде, бүген дә әлеге мәйданнарны тырмалау,  чүп-чардан арындыру эшләре гөрли.

           Ленин паркы территориясен җыештыру  Актанышның беренче санлы мәктәбе укучыларына йөкләнгән. Парк биләмәсенең кай тарафына күз салсаң да, укучыларның шат тавышы ишетелә. Кулларына тырма-себерке тоткан балалар тырышып эшлиләр, саф һавада физик хезмәт бит очларын алландырган, кыз-малайларның кәефләре күтәренке.

 

           Безнең "Актаныш -информ" коллективы да район үзәген чистартудан читтә калмады, иртәннән үк мөхәррият бинасы тирә-юненә һәм "Рәхәт" кафесы янындагы бакчага коелган яфракларны тырмаладык.

          Капчыкларны тутырып юл буена тезүгә, коммуналь хуҗалык егетләре чүмечле тракторлар, йөк машиналары белән килеп төяп алып киттеләр. 


            Әле агачларда яфрак күп- димәк, өмәләр дә дәвам итәчәк.   Районыбызда беркем дә бу кирәкле гамәлдән читтә калмас, бөтен республикага "Татарстанның Швейцариясе" булып танылган Актанышны ямьләндерү, чистарту эшендә актив катнашыр дип уйлыйбыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев