Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Кыргый җәнлекләрнең санын быел яңача исәплиләр

- Кар чаналарында йөрүчеләр 10 мартка кадәр урманнарда яшәүче хайваннарны куркытмасыннар иде, кышын хайваннарга болай да җиңел түгел,- ди район ау хуҗалыгы җитәкчесе Ильяс Галләмов.

            Әйе, 15 гыйнвардан 10 мартка кадәр республикада мөһим чара үткәрелә: Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитеты ел саен 17 төр аучылык ресурсларына һәм аларның яшәү тирәлегенә дәүләт мониторингы кысаларында хайваннарны исәпкә ала.
            Шунысы бар, 2022 елдан урманда яшәүче кыргый хайваннарны дүрт яңа методика белән исәпкә ала башладылар. Куян, кабан дуңгызы, кыр кәҗәсе, пошиларның эзләре буйлап кышкы маршрут төзелде. Шулай ук авиация ярдәмендә исәпкә алу, киек хайваннарның тавышларын яздыру һәм туплану урыннары аша санау ысуллары кулланыла. 
           Кышкы исәпкә алу өч этаптан: маршрутларны планлаштыру, кыр эшләре уздыру һәм хайваннарның санын исәпләү этапларыннан тора. Бер маршрутның озынлыгы якынча ун чакрым тирәсе. Быел егерьларның эше күпкә җиңеләйгән: кар чаналары белән йөрү рөхсәт ителгән.

Ә элек исәпкә алучылар җәяү яки чаңгыда эзләрне карап, барлап  поши, кыр кәҗәсе, кабан, куян, сусар, төлке кебек җәнлекләрнең санын алган. 
          Ильяс Галләмов видеорегистратор, навигатор кебек техник чаралар куллану да хисап эшен җиңеләйтте, ди.

       

 -    Хайваннар гына түгел, район территориясендәге кыр-урманнарда кошларны да санаячакбыз. Безнең территориядә 40-50 поши, ике йөздән артык кыр кәҗәсе исәпләнә, Удмуртия, Башкортстан ягыннан якынча 5-10 кабан дуңгызы керә,- дип ачыклап үтте Ильяс Галләмов.

 

         Республика территориясендә хайваннарны исәптә тоту эшендә аучылык хуҗалыклары белгечләре, егерьлар, Татарстан республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре, җәмәгать инспекторлары һәм аучылар катнаша.
 

         –  Безнең районда кыргый хайваннарның исәбен алу кышкы маршрутны исәпкә алу методикасы буенча башкарыла, – ди район аучылары җитәкчесе Ильяс Галләмов. – Ягъни, безнең аучылык җирләрендә маршрутлар алдан ук планлаштырыла. Егерь Рәзил Гәрәев 10-12 километрдан торган 23 маршрут буенча беренче көнне җәнлекләрнең эзләрен күмә. Икенче көнне бер тәүлек эчендә кыргый хайваннар салган эзләрне барлыйбыз. Алдан әйткәнчә, спутник навигаторы буенча һәр эз янында туктыйбыз. Маршрутның уртача озынлыгы 12 чакрым. Кар никадәр тирәнрәк булса, җәнлекнең тәүлеклек йөрү озынлыгы кыскара. Карның тирәнлеге, тыгызлыгы мөһим. 

         

             Районыбыз фаунасы өчен җаваплыларның урман эченнән 30, кырлардан 190 чакрым җир үтәселәре бар. Хайваннарның исәбен алгач, киләсе ау сезонында күпме җәнлекне ауларга мөмкин булуы билгеләнә- районга квота бирелә. Шулай ук кышын киекләрне ашату, биотехник чаралар үткәрүнең нәтиҗәләре Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына җиткерелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев