Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Машинадан чүп ташлап калдыручыларга штраф түләргә туры киләчәк

11 гыйнвардан Россиядә Административ хокук бозулар турында кодекска төзәтмәләр үз көченә керә. Төзәтмәләр нигезендә, юл читенә яки урманда машинадан чүп ташлап калдыручыларны күзәтү өчен автомат камералар урнаштыру рөхсәт ителә.

 

 

“Коммерсант” язганча, моның өчен шактый ук күләмдә штраф каралган. Әйтик, машинадан чүп ташлап калдыручы гадәти кешеләр 30 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин. Вазыйфаи затларга штраф күләме – 60 мең сумга, юридик затларга – 100 мең сумга кадәр җитә.

Автомобиль хуҗасына штраф, камера машина номерын ачыклаганнан соң, почта аша җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев