Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Матурлыкка омтылыйк

Без, өлкәннәр, районыбыз үзәгенә барсак, аның матурлыгына, гөлбакча эчендә утыруына сокланып кайтабыз. Актаныш үрнәгендә авылларда да матур йортлар, гаражлар, мунчалар төзиләр. Каралты-кураны матур итеп ныгыталар. Авылыбызда июнь аенда "Җәмәгать үзәге" ачылды. Ихатасына үлән чәчтеләр, төрледән-төрле чәчәкләр утырттылар. Каршыда булгач, озак итеп карап торам. Түбән Камада яшәүче улларым Ирек, Илгизәр ихатасына...

Без, өлкәннәр, районыбыз үзәгенә барсак, аның матурлыгына, гөлбакча эчендә утыруына сокланып кайтабыз.
Актаныш үрнәгендә авылларда да матур йортлар, гаражлар, мунчалар төзиләр. Каралты-кураны матур итеп ныгыталар.
Авылыбызда июнь аенда "Җәмәгать үзәге" ачылды. Ихатасына үлән чәчтеләр, төрледән-төрле чәчәкләр утырттылар. Каршыда булгач, озак итеп карап торам. Түбән Камада яшәүче улларым Ирек, Илгизәр ихатасына ике зәңгәр чыршы алып кайтып утырттылар. Аллага шөкер, матур гына үсәләр. IV сыйныфта укучы Альберт белән алмаш-тилмәш су сибәбез, төпләрен йомшартып, чүпләрен алабыз. Үсеп китсә, сокланырлык агач бит. Үткән-сүткән кеше:
-Карагыз әле, Хафизов абый клуб бакчасына су сибеп йөри, -диләр.
Җәмәгать үзәге бүген шау чәчәктә утыра. Кайткан кунаклар башлап клуб бакчасына киләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев