Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

“Минем яшел мәктәп”

“Экокласс.рф” бөтенроссия порталы “Минем яшел мәктәп” экологик проектлар конкурсын башлап җибәргән. Чараның максаты – уку йортларында “яшел” практика кертүнең нәтиҗәле ысулларын табу һәм укучыларны экологик мәсьәләләрне хәл итүгә тарту.

Конкурс юнәлешләре:
– калдыклар белән җаваплы эш итү һәм ресурсларны сакчыл куллану;
– биналарны яшелләндерү һәм мәктәп һәм югары уку йорты территорияләрен рациональ файдалану;
– суны саклау һәм аның сыйфатын яхшырту;
– энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеге;
– экологик агарту.
Катнашу өчен  https://конкурс.зеленыешколы.рф/ рәсми сайтында теркәлергә кирәк. Эксперт комиссиясе бәяләве буенча иң күп балл җыйган ун мәктәп тематик бүләкләр алачак. Иң яхшы тәҗрибәләр проектның йомгаклау җыентыгына керәчәк, ә конкурста катнашучыларның барысы да дипломнар алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев