Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Җомга- өмәгә: Яфракларны җыябыз, печәнен чабабыз, капка алларын да чистартабыз

Актанышның чисталыгына, матурлыгына сокланмаган кеше юктыр. Татарстандагы һәр шәһәр, район Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда пөхтәлеге белән таң калдыра. Бүген район оешмалары җитәкчеләре катнашында уздырылган киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов «Элек-электән Актаныш чисталыгы белән дан тотты, хәзер дә без бу дәрәҗәне сакларга тиеш», дип билгеләп үтте.

22 сентябрь-җомга көнне районыбызда зур өмә көтелә. Барлык оешма-предприятие хезмәтчәннәре үзләре хезмәт куйган бина алларын, әйләнә-тирәсен һәм бүлеп бирелгән участокларны чистартырга чыгачак. Яңгырлар яуганчы коелган коры яфракларны җыярга, яшел үләннәрне чабып, барлык чүпләрне капчыкка тутрырга кушылды. Капчыклар белән "Коммунсервис" оешмасы тәэмин итә. 

Рөстәм Алмаз улы участоклар бүленешен атап чыкты, слайдларда фотолар белән чистартыласы мәйданнар күрсәтелеп барылды. 

Берочтан район башкарма комитеты җитәкчесе оешма-предприятие хезмәткәрләренең шәхси хуҗалыкларындагы капка алларын да тәртипләвен сорады. 

-Кемдер капка алдын чабып, җыештырып тора, ә кемнекедер тазартылмаган. Урамнан узганда әнә шул  чистартылмаганы күзгә ташлана. Әйдәгез, бергәләп урамнарны матурлап куйыйк әле. Үзебез яшәгән, үзебез йөри торган урын бит ул капка аллары,- дип мөрәҗәгатен белдерде Рөстәм Ильясов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев