Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Актанышта “Экология” милли проекты: Пучыдагы Сарашлыны 30 миллион сумга төзекләндерәчәкләр

Россия күләмендә игълан ителгән «Уникаль су объектларын саклау» проекты «Экология» милли федераль проектлары арасында иң кирәклесе дип санала. Бигрәк тә авыллардагы ташландык хәлдәге сулыклар, буалар, елгаларның халәтен яхшыртуда әлеге проектның роле зур. Федераль ярдәмнең җылы сулышы районыбызга да килеп җитте.

             Пучы- бөтен Россиягә танылган авыл. Татар халкының бөек улы, Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев туып-үскән Әнәк авылы да Пучы янәшәсендә генә, терәлеп үк утыра. Әнәктәге данлыклы “Бабай утары”на килгән туристлар, кунаклар Пучыга аяк басмыйча китми. Шәрип Шәймиев музее директоры Гөлназ Гыйбадуллина әйтүенә караганда 2022 елда җирлеккә меңләгән кунак килгән, әле музейга кермичә генә экскурсиядә булганнары күпме?! Әнәктә, “Бабай утары”нда барысы да бик матур, бик күркәм.

           Әмма пучылыларның йөзләрен кызарта торган бер мәсьәлә бар, ул район җитәкчеләрен дә күптәннән борчый. Ике авыл- Пучы белән Әнәк арасындагы Сарашлы елгасы чын-чынлап чүплек оясына әйләнгән иде.

Авыл халкы “Бабай утары” комплексы төзелгәнче Сарашлы елгасы ярларына чүп түгә, тиресен, көнкүреш калдыкларын да шунда гына ыргыта. Соңгы елларда әлеге яман гадәтнең тамырына балта чабылды анысы. Халык чүпне “Гринта” оешмасы белән килешү төзеп атна саен килгән чүп җыючы машинага салып җибәрә. Ә зәңгәр күзле табигать могҗизасы- елга ярлары һаман да ташландык булып кала бирде.

              Ниһаять, боз чын-чынлап урыныннан кузгалды- 2023 елга аяк басуга районыбызның ИТК оешмасы төзүчеләре Сарашлы елгасын чистартуга тотынды. Биек булып үскән чүп үләннәрен, камышларны утау, куак һәм агачлардан арындыру, аларның төпләрен казып алу, аеруча елганы басып алган тал һәм чаган агачларыннан тазарту мөһим бурыч.

 

           Язгы ташу вакытында Сарашлы елгасы ярларыннан чыга, шул рәвешле авылда яшәүчеләр өчен куркыныч объектларның берсенә әверелә. Су кискен артып 147 кеше яшәгән шәхси хуҗалыкларга кадәр килә, 19 нчы гасырда төзелгән тарихи бина-мәчеткә дә зыян китерә. Авыл юллары, газүткәргеч торбалар, электр линияләре дә язгы ташу корбанына әйләнә.
           

   Быелдан Сарашлы танымаслык булып үзгәрәчәк. Елга аша салынган ике күпер урынына заманча бассейнлы буа барлыкка киләчәк. Бу бассейнда йөзеп, коенып ял итәргә мөмкин булачак. Ә елга ярыннан Киров һәм Марсель Шакиров исемендәге урамнарга таш сукмаклар салынып, җәяүле юлы төзеләчәк. 


              Гади акыл белән исәпләгәндә дә 1250 метр озынлыктагы елганы, аның ярларын төзекләндерергә миллионнар кирәклеге күренеп тора. Табигать байлыгын кабат торгызу "Уникаль су объектларын саклау» федераль программасы ярдәмендә башкарыла.

            "Уникаль су объектларын саклау" “Экология" милли проектының берсе, алар барысы 11 проект. Пучы авыл җирлеге башлыгы Нияз Нуретдинов әлеге программага керү өчен район җитәкчелеге тарафыннан максатчан эш алып барылуын әйтте.

              2022 елда 1 млн 200 мең сумга Сарашлы елгасын экологик тернәкләндерү һәм торгызу проекты эшләнә. Проектта тәгаенләнгән гомуми эш  күләме 27 млн сумнан артып киткән, соңгы вакытагы бәяләр котырып үсү проект бәясенә дә йогынты ясый, хәзер           Сарашлыны халык өчен кирәкле һәм файдалы итү 30 миллион сумга басачак. 
               Сарашлының ярлары гына түгел, су асты да җентекләп чистартыла, еллар дәвамында өсте өстенә җыелган ләм, пычрактан арындырыла. Белгечләр сулыкның үзендәге чишмә юллары ачылып табигый сафлану булачак дип исәпли. Бүген ИТК оешмасының ике экскаваторы һәм куәтле техникалары Сарашлының флора- фаунасына зыян китермичә чистарта, тазарта. Төзүчеләр карлар эреп буага су төшкәнче, ташулар башланганчы чистартуны тәмамлап төзекләндерү эшенә тотынырга исәпли.  


             ИТК оешмасының төзелеш эшенә старт бирүе белән район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов та танышты. Пучы авыл җирлеге башлыгы Нияз Нуретдинов, ИТК оешмасы җитәкчесе Зөфәр Имамов төзекләндерүне нәтиҗәле башкару турындагы фикер-тәкъдимнәре белән уртаклаштылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев