Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Һәр эштә үзенчәлеккә, гүзәллеккә омтыласыз, диде министр

- Актанышның һәр эштә үз йөзе булу, үзенчәлеге җәлеп итә. Олы юл буйларындагы агачларның агартылганлыгын күреп сокландым. Хәзер бик тыгыз, киеренке вакыт. Табигатьне, иминлекне саклауда, әйләнә-тирәбезне тәртипкә китерүдә, урманнарны яңартуда, үсентеләр утыртуда һәр минут кадерле. Моннан тыш, авылларда чәчү вакыты. Һәр эштә өлгерлек, бердәмлек телим, - диде Татарстан Республикасы экология...

- Актанышның һәр эштә үз йөзе булу, үзенчәлеге җәлеп итә. Олы юл буйларындагы агачларның агартылганлыгын күреп сокландым. Хәзер бик тыгыз, киеренке вакыт. Табигатьне, иминлекне саклауда, әйләнә-тирәбезне тәртипкә китерүдә, урманнарны яңартуда, үсентеләр утыртуда һәр минут кадерле. Моннан тыш, авылларда чәчү вакыты. Һәр эштә өлгерлек, бердәмлек телим, - диде Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев 27 апрель көнне Актанышта эшлекле визиты барышында.
1 апрельдән старт алган традицион санитар-экологик икеайлык кысаларында райондагы эш барышы белән танышты Фәрит Габделганиев. Министрны район башлыгы Фаил Камаев райондагы эш барышы белән таныштырды. Бергәләп, өмәдә катнашучы балалар, яшьләр, өлкәннәр белән аралашты, аларның да фикерләре белән танышты алар.
Һәр авыл җирлегендә өмәләр үтә. Һәркем аны иң элек үз ихатасыннан башлый, аннан авыл халкы белән бергәләп урамнарга чыга, истәлекле урыннарыбыз да һәрдаим чиста тотыла, чәчкә-гөлләр иртә яздан көзгәчә, хәтта кар яуганчы чәчкәдә утыра. Авылларның чисталыгын, иминлеген тәэмин итеп, быел чүплекләрне дә бетерәбез. Тирес басуга чыгарылачак, агач материаллары яндырылып, көнкүреш калдыклары полигонга җыелачак. Чисталыкның сакланышын тәэмин итүдә административ беркетмәләр төзелә - кисәтү чарасы буларак кулланыла ул. Берничә кат кисәтелеп тә, тәртип бозу дәвам итсә, ахыр чиктә, штраф салына, - диде Фаил Камаев.
Иртә яздан төзекләндерү башланган Ленин паркында башкарылучы эшләр белән танышты, яшь гвардиячеләр һәм Актанышның беренче мәктәбе укучылары белән аралашты министр. Яшь гвардиячеләр исә, Бөек Җиңүнең 72 еллыгы белән тәбрикләп, министрның һәм район башлыгының күкрәгенә Георгий тасмасы тактылар.
"Яшел Россия" Бөтенроссия экологик өмәсе кысаларында узучы #ЭКОЯЗ2017 конкурсында катнашырга чакырып, бәйгенең билетларын да таратты укучылар. 29 апрельдә җиңүчеләр ачыкланды. @MINISTERSTVO_ECOLOGIIRT в Instagram битендә җиңүчеләрнең аккаунтлары атамалары куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев