Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Урманчыларыбыз яшеллек патшалыгын ефәк күбәләгеннән коткарды

Парсыз ефәк күбәләге агачлар, урманнар өчен зур куркыныч чыганагы. Корткычлар бик тиз арада агач яфракларын кимереп, ашап бетерергә сәләтле. Шулай ук алар бөҗәкләр арасында төрле авырулар таратучы булып санала.

            Бигрәк тә май ае кызу торганда парсыз ефәк күбәләге тиз үрчи. Мондый аномаль эссе көннәрнең яз аенда безнең якларда булганы бар инде. Шуңа күрә корткычлы афәткә юл куймау максатыннан районыбыз урманчылары ефәк күбәләгенә каршы көрәшкә вакытында күтәрелде, алар профилактика йөзеннән 36 гектар мәйдандагы агачларны биологик препаратлар белән эшкәртеп чыкты. 

Бу җирәнгеч корткычлардан бары тик агу гына коткара. Агу да күпмедер күләмдә агачның үзенә дә зыян салырга мөмкин. Ләкин артык азып киткәндә, шунсыз булмый, ди экологлар. Ефәк күбәләге төнге тормыш белән яши икән, ә менә көн яктылыгында алар бер урынга тупланып, укмашып торалар. Кич җитсә, аларда «бирән чире» башлана. Корткычлар таралалар һәм агач яфракларын кимерә башлыйлар. Бер күбәләктән 300дән алып 1200гә кадәр личинка чыга!

- Биологик препаратлар фәкать ефәк күбәләген генә юк итә. Бу агачларның үзләрен саклап калырга ярдәм итә, башка файдалы бөҗәкләргә дә зыян салмый, - ди Минзәлә районара урманчылыгының Актаныш участогы җитәкчесе  Әгъзәп Әхмәтгалиев.
 

           Урманчылар Яңа Кормаш, Чалманарат, Иске Байсар, Чишмәбаш, Чиялек авылларына якын урнашкан урмандагы агачларны ефәк күбәләгеннән коткарганнар. Агачларны утырттык та – бетте, диючеләр ялгыша. Күпме агач исән, күпмесе корыган – аларның барысын да урманчылык инпекторлары исәптә тота. Аларны менә шулай урманчылар кебек һәрберсен барлап торганда, кайгыртканда гына табигатебез байый, үсә шул. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев