Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Районыбызның баш умартачысы куркыныч булмаган технологияләргә күчүдәге хезмәтләре өчен хөрмәтләнде

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында умартачылыкны саклауда бал бирә торган үсемлекләрне табигый биопрепаратлар белән эшкәртүдә уңышка ирешкән белгечләрне хөрмәтләделәр.

Алар арасында районыбызның баш умартачысы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең умартачылык бүлеге җитәкчесе Рил Әхмәтҗанов та бар.

Актаныш районында рапс, көнбагыш һәм горчица  мәйданнары  елдан-ел  арта.   Шул  ук  вакытта  әлеге  культураларны  эшкәртүдә кулланыла  торган чараларның  күбесе әйләнә-тирә мохит өчен җитди куркыныч тудыра  һәм бал кортларының  һәлак  булуына  сәбәпче  була.  

- Мондый  хәлләрне булдырмау  буенча Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы һәм күзәтчелек  органнары  тарафыннан шактый  күп эш башкарылды.   Министрлыкта һәм районнарда әлеге  мәсьәлә буенча  ел саен киңәшмәләр, куркыныч булмаган  технологияләр куллану  буенча уникаль укулар уздырыла.  Куркыныч булмаган  технологияләргә күчкән хуҗалыклары аеруча күп булган  районнардан Арча һәм Актаныш  районнарын  аерым атап  китәсе   килә,  – дип билгеләп  үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов.  

Куркыныч булмаган технологияләргә күчү бик  мөһим, чөнки сүз биредә бал кортларының иминлеге турында гына түгел, ә халыкны сыйфатлы продуктлар белән тәэмин итү  һәм киләчәк буыннар өчен җирнең уңдырышлылыгын саклау турында да бара.

Әлеге уңайдан районыбызның баш умартачысы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең умартачылык бүлеге җитәкчесе Рил Әхмәтҗановны тырыш хезмәте мактауга лаек. Аны уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә дә районыбыз икътисадын, экологиясен, халык сәламәтлеген саклауда үзеннән зур өлеш кертер дигән теләктә калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев