Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Районыбызның баш урманчысы Әгъзәп Әхмәтгалиев: Актанышны яшелләндерүдә әле безгә эшлисе дә эшлисе

Актаныш районында урман хуҗалыгын үстерү буенча бүген зур эшләр башкарыла. Әлеге максатчан эшчәнлеккә укучылар, авылда яшәүчеләр, оешма-предприятиеләрдә хезмәт куючылар, һәм әлбәттә, урманчылар үзләре зур өлеш кертә. .

                Кызганыч, Актаныш районы урманнарга бай төбәк түгел. Республиканың 17 процентын урманнар тәшкил итсә, районыбызда урман массивы 20 гектар мәйданны гына били, бу район җирләренең 7,8 проценты гына. Минзәлә урманчылыгының Актаныш районы буенча бүлек җитәкчесе Әгъзәп Әхмәтгалиев, районыбызны яшелләндерүдә әле безгә эшлисе дә эшлисе, ди.

                 Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне якынлашкан вакытта да районыбыз урманчылары хезмәт фронтында иде. Урман хуҗалыгы коллективы үзе кечкенә булса да эшләгән эшләре бихисап зур. Минзәлә урманчылыгының Актаныш районы буенча бүлеге өчен 4 мастер җавап бирә. Альберт Гардиханов Югары Богады авылы янындагы питомникта эш оештырып яшь үсентеләр тәрбияләп үстерә. Үзе генә түгел, әлбәттә. Урманнарга битараф булмаган сезонлы эшчеләр белән берлектә. Нәни генә каен, чыршы, нарат агачы бөртекләрен кар өстенә яз кояшы нурларын мулдан сибә башлауга чәчәләр. Әлеге орлыкларның тишелгәнен дүрт күз белән  көтеп ала урман дуслары. Түтәлләрдәге чүбен утап, рәт араларын йомшартып, җил-давылдан саклап, кадерләп үстерелгән үсентеләр дистә еллардан соң гына урман булып өлгерә. Яңа уку елы башлануга, гадәттәгечә, питомникка Хәсән Заманов исемендәге кадет-интернат мәктәбе укучылары булышырга килгән. Укучылар атна дәвамында түтәлләрнең чүпләрен утап, үсентеләрне кышны салкыннарга бирешмәслек итеп тәрбияләп киткәннәр.

               - Укучыларны автобус белән йөрттеләр. Куркынычсызлык, санитария кагыйдәләрен төгәл үтәп эшләделәр. Безгә бик зур ярдәм булды бу. Шулай ук бу урында "Тамыр" хуҗалыгына, аның җитәкчесе Ильяс Мирзаяновка урманнарны эшкәртергә техника белән ярдәм иткәне өчен зур рәхмәт әйтәм,- диде Альберт Гардиханов.

                Шулай ук Богады, Байсар мәктәбе укучылары да урман эшендә гел булышып тора. Киров авылында яшәүче күпбалалалы Сабитовлар да быелгы җәйдә питомник эшчеләренә нык булыша. Әниләре Венера апа балаларына хезмәт тәрбиясе белән бергә экологик тәрбия бирә. Ул-кызларының урмандагы эшчәнлеген видеога төшереп роликлар ясаган. Килчәчәктә дә бу эшне дәвам итәргә уйлыйлар.

                   Бүген урманчылык мастерлары яз көне утырткан агачларны санап инвентаризация үткәрә. Үсентеләрне барлап чыканнан соң алдагы елларга урман байлыгын арттыру планы төзелә. Артык булса яңа утырту мәйданнары билгеләнә, ким икән, башка питомниклардан кайтарту буенча сөйләшәсе була. Тернәкләнеп китә алмаган, корыган агачлар урынына яңаларын утырту да мөһим бурычларның берсе. Агачлар шул рәвешле тамгаланып делянкаларга аерыла. Урманчылык мастерлары 2024 нче елда киселәсе агач участокларын барлау белән мәшгуль.

            Тракторчы Алмаз Исламов культиватор белән рәт араларын эшкәртә. Өч ел элек утыртылган агачларның барысы да октябрь ахырына кадәр аның тәрбиясе аша узачак.   

                  - Бу атнада урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен билгеләп уздык. Барлык урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен, ветераннарны, авылларыбыздагы сезонлы эшчеләрне, урманга битараф булмаган дусларыбызны бәйрәм белән котлыйбыз! Эшебездә уңышлар телим. Сәламәтлегебез дә утырткан имәннәребезнеке кебек нык булсын!- дип, бәйрәм котлауларын ирештерде Әгъзәп Хәмдегали улы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев