Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Республика "ЭКОлидер" бәйгесенең төп призы 40 мең сум күләмендә булачак.

Экологик бәйгедә җитештерү предприятиеләре, уку йортлары, табигый мохит мәсьәләләренә битараф булмаган активистлар һәм журналистлар катнаша ала.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «ЭКОлидер» республика конкурсының башланып китүе турында игълан итә.


"ЭКОлидер" бәйгесендә җитештерү предприятиеләре, уку йортлары, табигый мохит мәсьәләләренә битараф булмаган активистлар һәм журналистлар катнаша ала.


Эшләр түбәндәге төркем һәм номинацияләр буенча кабул ителә:


Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр:
- нефть һәм газ сәнәгате;
- төзелеш сәнәгате;
- торак-коммуналь комплексы;
- агро- һәм урман сәнәгате;
- мәктәпкәчә оешмаларда экологик белем бирү;
- гомуми белем бирү оешмаларында экологик белем бирү;
- югары һәм өстәмә белем бирү оешмаларында экологик белем бирү.


Җирле үзидарә органнары:
- муниципаль район территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышы өчен;
- шәһәр территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышы өчен;
- авыл җирлеге территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышы өчен.


Иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар:
- иҗтимагый берләшмәләр;
- гражданнар;
- халык контроле.


Гаммәви мәгълүмат чаралары:
- иң яхшы телесюжет;
- иң яхшы радиосюжет;
- электрон гаммәви мәгълүмат чараларының иң яхшы материалы;
- вакытлы матбугатта дөнья күргән иң яхшы мәкалә.


Нигезләмәдә әйтелгәнчә, предприятиеләр өчен республика "ЭКОлидер" бәйгесенең төп призы 40 мең сум күләмендә булачак, ә шәхси катнашучылар 5 меңнән 15 мең сумга кадәр акчалата бүләк ота алачак.
Материаллар 2018 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә. Конкурска агымдагы елның IV кварталында йомгак ясалачак. Бәйге табигать мохитен саклау, җәмәгатьчелекнең игътибарын экологик иминлек мәсьәләләренә җәлеп итү, шулай ук предприятиеләрнең табигатьне саклау эшчәнлеген бәяләү максатыннан үткәрелә.


Конкурсның Нигезләмәсе белән ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы сайтының «Министрлык эшчәнлеге» – «Конференцияләр, конкурслар, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм» бүлегендә http://eco.tatarstan.ru/rus/2017.htmсылтамасы аша кереп танышырга мөмкин.

Фото: Михаил Захаров/архив.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев