Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан бүлегендә табигатьтә шашлык кыздырудан тыелып торырга кирәклеген әйттеләр

Быел Татарстанда яшәүчеләргә табигатьтә һәм дачаларда ачык утта шашлык һәм башка ризыклар пешерүдән баш тартырга туры киләчәк.

             Бу турыда Рәсәйнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча башлыгы Рафис Хабибуллин  Татарстанда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында әйтте. Ул 2021 елның табигый янгыннарга каршы көрәшнең киеренке булганлыгын искә төшерде. 

— Коры үлән янган вакытта кеше үлеменә юл куйдык, мондый хәлнең беркайчан да килеп чыкканы юк иде,- дип белдерде Рафис Хәбибуллин. 

 

              Авыл җирлеге башлыкларының смартфоннарына коры үлән янып киткән очракта тиз арада хәбәр итү өчен Рәсәйнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Термические точки» мобиль кушымтасын куярга тәкъдим ителә. 


                  25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстанда махсус янгын режимы кертелә. Бу режим гамәлдә булганда табигатьтә, ачык һавада ут кабызу, чүп-чар һәм коры үлән яндыру, шашлык пешерү тыела. Шулай ук пиротехника да кулланырга ярамый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев