Актаныш

Хуҗасы аңламаганны мал каян аңласын 2: Урамнарда маллар һаман нидер эзли (ФОТОДӘЛИЛЛӘР)

Авыл җирлекләрендә 1 нче майдан малларны көтүгә куа башлаячаклар. Бу уңайдан авылларда җыелышлар үткәрелә башлады инде. Санаулы гына калган көннәрне маллар ихатада да көтеп ятарга риза булырлар иде, бәлки. Тик хуҗалар үзләре риза түгел: авыл урамнарын "бизәтер" өчен булса да, алар малларны барыбер урамга куа. Ә малларга нәрсә? Чистартылган капка...

Авыл җирлекләрендә 1 нче майдан малларны көтүгә куа башлаячаклар. Бу уңайдан авылларда җыелышлар үткәрелә башлады инде.

Санаулы гына калган көннәрне маллар ихатада да көтеп ятарга риза булырлар иде, бәлки. Тик хуҗалар үзләре риза түгел: авыл урамнарын "бизәтер" өчен булса да, алар малларны барыбер урамга куа.

Ә малларга нәрсә? Чистартылган капка төпләрендә үләннәр баш калкыткан, ачык калган бакча, ишеаллары да җитәрлек. Хуҗалар өчен бу юл икеләтә уңайлы: маллар да тук, лапас- сарайларны да чистартасы юк.

Кабатлыйсы гына кала: хуҗасы аңламаганны мал каян аңласын инде!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: