Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Сентябрь җылы, әмма кыска вакытлы яңгырларга бай булачак

Синоптиклар әйтүенчә, сентябрьдә һава торышы гадәти нормадан 3-5 градуска югарырак булуы көтелә ( ә норма буенча көзнең тәүге аенда 8-12 градус). Димәк, сентябрь быел чагыштырмача җылы, шул ук вакытта кыска вакытлы яңгырларга бай булачак. Ә бу – гөмбә җыярга яратучылар өчен иң шәп һава торышы дигән сүз!

              Ә әлегә сентябрьнең тәүге ике атнасы үткән җәйне хәтерләтәчәк. Бүген, мәсәлән, көндез +23 градус җылылык һәм урыны белән күк күкрәве, яңгыр явуы көтелә. Бу көннәрдә һава температурасы уртача алганда +17, +20 градус чамасы булып, аерым көннәрдә 23 градускача күтәреләчәк. Төннәр дә җылы – +6, +8 градус чамасы торачак.

             Сентябрьнең икенче яртысыннан салкынайта төшү көтелә, ни дисәң дә, көз җитте бит, дуслар! Шулай да,чагыштырмача җылы булачак әле: көндезләрен +10, +13, нөннәрен +7,+9 градус чамасы. Сентябрьнең соңгы атнасында, могаен, әбиләр чуагы үз хакимлеген башлар: көндезләрен +19 градуска кадәр җылытачак. Кәефләрне төшерерлек фаразларга килгәндә, кояшлы сентябрьдән соң яңгырлар чоры башлануы бар. Хәер, көньяк районнарга бу һич тә янамый – анда ай ахырына кадәр җылы һәм коры булачак, ә төньяк районнарда ай дәвамында кыска яки озайлы вакытлы яңгырлар явып кына торачак.

               Хәер, алдагысын тик Аллаһ кына белә. Бүген без бәян иткәннәр барысы да тик синоптиклар фаразлары гына бит әле.

                                Һава торышы аномалияләреме, әллә?

               Соңгы елларда Татарстанда кышкы һәм җәйге температураларның кинәт сикереше күзәтелә, дип исәпли белгечләр. Һәм бу глобаль җылыту белән бәйле икән.

               Эретүләр шул чорга туры килмәгән салкыннар белән алмашына. Мондый плюстан минуска табан үзгәрешләр һава массаларының циркуляциясе үзгәрешеннән тора. Кайсыбер республика метеостанцияләре мәгълүматларына караганда, уртача еллык температура 1-2 градуска арткан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев