Актаныш

Шаулап үссен урманнар

Актаныш урманчылыгы мәгълүматларына караганда, быелгы язда районыбыздагы делянкаларда - 33, урман булмаган чокыр-чакырлы җирләрдә - 10, электән утыртылган посадкаларда 37 гектар мәйданда өстәп агач утырту планлаштырылган иде. Агач утырту 15 апрельдә башланды, һәм җәмгысе 120 мең төп агач: 20 мең карагай, 40 мең имән, 60 мең данәдә нарат утыртылды. Нарат,...

Актаныш урманчылыгы мәгълүматларына караганда, быелгы язда районыбыздагы делянкаларда - 33, урман булмаган чокыр-чакырлы җирләрдә - 10, электән утыртылган посадкаларда 37 гектар мәйданда өстәп агач утырту планлаштырылган иде. Агач утырту 15 апрельдә башланды, һәм җәмгысе 120 мең төп агач: 20 мең карагай, 40 мең имән, 60 мең данәдә нарат утыртылды.
Нарат, карагай, имән үсентеләрен Актаныш урманчылары үзләре җитештерде. 2-3 ел питомникта үскән үсентеләрне кар өемнәре өеп, салам белән каплап, аларны күчереп утыртуга әзерлиләр. Бөреләнгәнче, яңа тамырлары барлыкка килгәнче, үсентеләрне утыртып калсаң, алар яхшы үсеп китә. Беркадәрен Саба урманчылыгыннан алып кайтканнар. Анда теплица шартларында 7 ай эчендә үсентеләрне утырту өчен үстереп бирәләр. Иң күп агач утырту Иске Богады, Иске Байсар авыл җирлекләрендә, Яңа Кормаш авылы янында булды. Уразайда чагыштырмача азрак, шулай да 2-3 гектарда агач утыртылды.
Агач утыртуда кемнәрнең булышлыгы булды? Бу хакта Актаныш урманчылыгы урманчысы Әгъзәп Әхмәтгалиев таныштырды:
Агач утырту сезонында ел саен кадет интернат-мәктәбе коллективының ярдәмен тоябыз, быел да алар, үз автобуслары белән килеп, зур булышлык күрсәттеләр. Байсар, Аккүз, Иске Кормаш, Теләкәй, Богады, Меңнәр, Татар Суыксуы, Яңа Кормаш, Татар Ямалы мәктәпләре укытучыларына һәм укучыларына рәхмәтлебез. Яңа Әлем мәктәбе укучыларының да тырышлыгын аерым телгә аласы килә. Быел Яңа Әлем территориясендә утырту планлаштырылмаса да, алар үз транспортлары белән Байсарга тикле барып, табигатебезне яшелләндерүгә өлешләрен керттеләр. Технология техникумы коллективы да килеп кушылды, техника белән ярдәм итте. Уразай мәктәбе шул җирлектәге посадкага агачлар утырту, аларны тәрбияләп торуны үз көчләре белән башкарды. Татар Суыксуы, Яңа Кормаш, Карт авыллары гражданнары да бер карусыз, теләп катнаштылар. Яшь үсентеләрне җир куенына урнаштыруда катнашкан барлык кешеләргә Актаныш урманчылыгы зур рәхмәтен белдерә.
- Утыртасы яшь үсентеләрне тәрбияләү зур көч сорыйдыр?
- Агач үсентеләрен питомникта орлыклар чәчеп үстерергә кирәк. 11 майда чәчтек, аларны киләчәктә агач итеп утыртырга әзерлибез. Үсентеләр шытып чыктылар инде, чүп басмасын өчен, аларны вакытында утау, кояш эсселегеннән саклау чаралары күрелә. Зарарлы бөҗәкләрдән, чирләрдән саклыйбыз. Посадкаларны тәрбияләп тору да кирәк бит әле. 85 гектар мәйдандагы посадкаларда яшь агачларны
тәрбияләү эшләрен башлап җибәрдек. Чүп үләннәреннән арындыру, кирәкмәгән бүтән төрле агач-куралар басып китүдән саклау чаралары күрелә.
-Урман үстерүдән тыш, урманчылар тарафыннан тагын нинди эшләр башкарыла?
- Язга чыгу белән урманнарны чистартуга керештек. "Татарстанның чиста урманнары" дигән акция игълан ителде. Бу акциягә безнең коллектив та кушылды, юл буйларында 50 гектар мәйданда корыган агач-куралардан җыештыру өмәләре оештырдык. Киләсе елларга агач утырту өчен участоклар билгеләүне дә параллель рәвештә алып барабыз.
- Ел саен республика күләмендә агач утырту көне игълан ителә, актанышлылар анда ничек катнаша?
- Район оешмалары хезмәткәрләре аңа кушылып, сабантуй урынында агач өстәп утыртуда катнаштылар. Мәйданны әйләндереп алган койма буйларында 1000 данә каен үсентесе утыртылды. Ә район үзәгендә яшь чыршылар утыртуга өстенлек бирелә. Аскы Актанышта ветераннар йорты янында, "Актаныш" универсаль спорт комплексы тирәсендә ылыслы агачлар үсәчәк. Авыл җирлекләрендә мәчет ихаталарында яшелләндерү эшләре алып барылды. Көзге агач утырту 1 октябрьдә көтелә.
- Урманнарда еланнар күбәя башлады. Моның сәбәпләре нидән?
- Еланнарның күбәюе урманнарда хәрәкәтнең аз булуына бәйле. Элегрәк елларда чалгы белән бар җирдә дә печән чабалар, кеше аягы басмаган урын калмый иде. Быел елан чагу очрагы булды, урманда түгел, ә басу-кырда. Шуңа күрә саклану чаралары турында һәрдаим истә тотарга кирәк. Җиңелчә аяк киеме белән генә йөрергә киңәш ителми.
- Урман җәнлекләре урманнарга зыян китерәме?
- Бигрәк тә пошиларның зыян китергән чаклары була, әйтик, алар яңа гына утырткан яшь наратларны яраталар, артларыннан бер исән үсенте дә калмый. Кабан дуңгызлары да питомникка үтеп керсәләр, кара җир калдырып, зур зыян салалар. Алар имәнлекне бик яраталар.
- Райондагы урманнарның халәте?
- Урманнар картая. Аларны кисү яше җитеп килә. Шуңа күрә урманнарны яңадан торгызу өчен дә урман кисү эшләре башкарыла. 16 мең гектар урманны берьюлы кисәргә дә ярамый, эзлеклелек сакларга кирәк. 15 апрельдән урманнарда янгыннарга каршы махсус режим кертелде. Ул соң көзгә хәтле дәвам итәчәк. Рейдлар уздырыла. Урманнарда учак ягу рөхсәт ителми.
- Җәйгә кердек, кешеләр табигатькә тартылган вакыт җитте.
- Кешенең аң-культура дәрәҗәсе үсә. Ял итәргә чыгучылар үзләреннән соң җыештырып китүне гадәткә керттеләр. Бу алга таба да шулай булсын, туган табигатебезгә рәхим-шәфкатьле булыйк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: