Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Сөн буйлары бөдрә урман

Агымсу ич, болганадыр, Болгана да бер тона. Елгалар да безнең төсле Бер ашыга, бер тына. Р. Имаев. Әйе шул, бер ашыгам, бер тынам. Даны еракларга таралган, исеме җырларда җырланган Сөн елгасы булам мин. Инде ничә еллар Башкортстанның Шаран районы чишмәләре белән Агыйдел елгасын тоташтырып, 209 чакрым юл үтәм. Язларын шаулап,...

Агымсу ич, болганадыр,
Болгана да бер тона.
Елгалар да безнең төсле
Бер ашыга, бер тына.
Р. Имаев.
Әйе шул, бер ашыгам, бер тынам. Даны еракларга таралган, исеме җырларда җырланган Сөн елгасы булам мин. Инде ничә еллар Башкортстанның Шаран районы чишмәләре белән Агыйдел елгасын тоташтырып, 209 чакрым юл үтәм. Язларын шаулап, ярсып аккан елга суларын күргәч, сокланмыйча калган кеше бар микән? Әнә шулай көчле дәрт белән су тупларга, аны диңгезләргә илтеп җиткерергә тырышам. Мин көне-төне хезмәттә. Аруның ни икәнен дә белми, яшәү дәртемне сүндерми агам да агам.
Әлбәттә, урман-болыннар аша агу күңелле, җанга рәхәт. Тик кара туфраклы басулар, эреле-ваклы авыллар аша да үтә шул минем юлым. Басулардан азотлы, калийлы кар һәм яңгыр сулары килеп төшкәч, минем нинди халәттә булуымны белсәгез иде сез! Ә
балыкларым, башка хайваннарымның ниләр кичергәнен күз алдыгызга китерәсезме?
Җәйге иртәләр бигрәк тә күңелемә якын. Яктыра башлауга, иртәнге тынлык эчендә чут-чут итеп сайраган кошлар тавышы яңгырый башлый. Нинди генә моңнар ишетелми! Көнчыгыштан күк йөзенә алсу-кызгылт нурлар җәелә. Мин өстемнән сөт кебек ак, мамык кебек җиңел томан күтәрәм. Яр буенда
балыклар уйный. Төнгелеккә яшел чирәмгә кунаклаган казлар, бәбкәләрен ияртеп төшәләр дә, җай гына йөзеп китәләр.
...Күңелле соң җырлый-җырлый,
Кырларга барулары.
Сөйгән ярдай җанга якын
Сөн буе авыллары...
Авыллар... Һәркайсының үз тарихы, үз тормышы. Аларны күзәтергә, суларым белән көнкүрешләрендә ярдәм итәргә дип ашкынып барам. Тик бар җирдә дә мине үз итмиләр шул. Еш кына ярларымны чүплекләргә әйләндерәләр. Күп кешеләр тормыштагы көндәлек мәшәкатьләр белән минем турыда оныта, игътибар да итмиләр. Үпкәләргәме мондый кешеләргә, әллә кичерергәме? Белмим. Үпкәләү, ачу саклау - егетлек түгел, ә кичерсәм - киләчәк буыннар мине дөрес аңламас...
Ә кышларын мин тынам. Бар табигать йокыга талганда, мин дә боз астыннан салмак кына агам. Балыкларыма дип бәке тишүче булса сөенәм, рәхмәт укыйм. Кабат ургылып, шашып агар өчен язларны көтәм.
Саф чиста сулы, көчле дәрт белән бормаланып аккан елгалар һәркемне сокландыра. Минем дә кешеләрнең игътибарын җәлеп итеп, җәйге эссе көннәрдә тәннәренә көч-сихәт өстәп, төннәрен гашыйк җаннарның серләрен тыңлап, һичкайчан сүрелмичә, басынкыламыйча, үз киңлегемне югалтмыйча тагын бик күп еллар яшисем килә. Моның өчен миңа сезнең дә ярдәмегез кирәк, кешеләр!
Бүген табигатькә карата кылынган акылсыз, ваемсыз гамәлләрнең аяныч нәтиҗәләре балаларыбызның, әле яшь буынның киләчәгенә куркыныч тудырмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев