Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Сөндә боз китә, Агыйделдә тиздән кузгалачак

Табигатьнең яшьнәп яшәрә торган мәле- районыбызның зәңгәр билле Агыйдел һәм Сөн елгаларында боз киткән вакыт хәзер. Районыбыз халкы әлеге мизгелләрне көтеп ала, бер-берсеннән белешә- белешә, биек таулар хасил итеп, бөтерелеп-бөтерелеп еракка агучы бозларны озатып кала. Электән үк боз озатуга кагылышлы ышанулар, ырымнар яши. Сәламәтлек, байлык, хәерле гомер сорап боздан арынган елгага көмеш акча ыргыту хәзергә кадәр сакланып калган.

             Инде социаль челтәрләрдә боз озату, табигать белән хозурланып ял итү мизгелләре  белән уртаклашкан фото-видеолар күренә башлады.

Районнның гадәттән тыш хәлләр "министры"- 103 янгын сагы җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов Яңа һәм Иске Байсар, Аккүз авылы яныннан агучы  Сөн елгасында боз китүен, бары Тыңламас тирәсендә тыгылып торуын хәбәр итте:

 

"Бүген, иртәгә Сөндә боз китеп бетәчәк. Агыйделдә дә озакламас, бер атна дигәндә ике республиканы тоташтыручы елгада боз калмаячак",- ди Илназ Илдус улы.

 

            Елгаларда боз китү тулы бер тамашага тиң күңелле күренеш. Тик карлы  кышны озатканда су басу проблемасын вакытында хәл итү мөһим. Басуларда күпләп эрегән кар сулары ташкын булып авыл урамнарына төшкән җирлекләр бар. Көздән үк урамнардагы канауларны, торбаларны чистартып куйган авылларда мондый афәткә юл куелмый. 


             Әлегә туган ягыбыз аша агучы елгаларда критик хәл күзәтелми. Нигездә елгаларның уртача биеклеге 3,8 метрны тәшкил итә. Ә 5 метрдан артса, чаралар күрергә туры киләчәк. 

           Бу көннәрдә 103 янгын сагы хезмәте су басуга һәм урман янгыннарына каршы планлы районкүләм өйрәнүләр уздыра. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев