Актаныш

Су буйларын кем чүпли, кем чистарта?

Сулыклар - табигать байлыгы. Ә табигать - безнең яшәү чыганагы. Әмма без үзебез дә аңлап бетермәстән, шул байлыгыбызны юкка чыгарабыз. Бу экологияне пычратуда күренә. Шул сәбәпле елга-күлләр корый, сазлыкка әверелә, чишмәләр юкка чыга. Табигать рәнҗеше кешеләргә никадәр зыян булып әйләнеп кайтканы турында да уйланыйк әле. Чүп-чардан, көнкүреш калдыкларыннан пычранган җирлекне...

Сулыклар - табигать байлыгы. Ә табигать - безнең яшәү чыганагы. Әмма без үзебез дә аңлап бетермәстән, шул байлыгыбызны юкка чыгарабыз. Бу экологияне пычратуда күренә. Шул сәбәпле елга-күлләр корый, сазлыкка әверелә, чишмәләр юкка чыга.
Табигать рәнҗеше кешеләргә никадәр зыян булып әйләнеп кайтканы турында да уйланыйк әле. Чүп-чардан, көнкүреш калдыкларыннан пычранган җирлекне җыештыруга караганда, аны пычратмау җиңелрәк түгелмени?! Ә җирдә аунап яткан чүпне алып, чүплеккә ташлаучылар Аллаһыбыз каршында бик зур әҗер-савапларга ия.
Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү идарәсе коллективы ел саен Агыйдел елгасы ярларын чүп-чардан арындыру буенча өмә оештыра. Актанышыбызның табигате аларга моның өчен чиксез рәхмәтле.
- Без җыештырган көнне үк шул территориядә ял итүчеләрне очратып, алар белән дә сөйләштек. Безнең як табигате үзенә тартып тора. Районыбыз кешеләре генә түгел, тирә-як республикалардан да киләләр. Сөйләшкән чакта барысы да: "Киткәндә җыештырабыз," - диләр. Ләкин көн саен чүп калдыклары арта гына тора, - ди Түбән Кама
сусаклагычын эксплуатацияләү оешмасы җитәкчесе Фидаил Минһаҗев.
26 май көнне әлеге оешма эшчәннәре 15 километр арада дамбаны ике яклап та җыештырып чыктылар. Бу - Уразай авылы яныннан башланып, оешманың 2 нче насос станциясе янына кадәр ара. Ягъни ашлык кабул итү предприятиесен үтеп китеп, Башкортстан Республикасы чигенә барып җиттеләр. Капчыкларга җыелган чүп-чарны техникага төяп, чүплеккә озаттылар. Су буйлары яшәреп, ямьләнеп калды.
- 2017 ел Россия Президенты тарафыннан Экология елы дип игълан ителде. Сабантуйлар үткәч, район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, районкүләмендә өмә үткәрү турында да уйлашабыз. Чөнки 30 километрга сузылган дамба буйларына, елга ярларына чүп-чар ташлаучылар кимеми. Бу өмәдә табигатьнең матурлыгына, экологиябезнең чисталыгына битараф булмаган райондашларыбыз актив катнашырлар дип ышанабыз. Яшәгән җирлегебезне, ял итү урыннарын тәртиптә тоту фәкать үзебездән тора, - ди Фидаил Габидин улы.
Сулыкларны саклау, яклау, пычратмау - кешелекнең төп бурычы. Безгә бирелгән шушы нигъмәтнең кадерен белеп яшәү өчен изге эшләр башкарырга, күңелләрне сафландырып торырга гына кирәк. Елга ярларында аунап яткан чүпләр дә үзеннән-үзе хасил булмый. Аларны кешеләр барлыкка китерә. Табигать кочагында ял итүчеләр табигать белән шулай усал итеп шаяра. Шушы шаярулар безгә каты җәза булып кире әйләнеп кайтмасын иде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: