Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Су күтәрелү куркынычы бармы?

2016 ел су саклау зоналары елы дип игълан ителде. Әлеге уңайдан оештырыла торган чаралар экологиянең чисталыгын кайгыртуга барып тоташа. Кеше иминлеген кайгырту да игътибардан төшеп калмый. Барлык район халкын да сак булырга чакыралар. Бу хакта районыбыз территориясендә хезмәт күрсәтүче Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү идарәсенең судан файдалану бүлеге башлыгы Марат Әбүдәров...

2016 ел су саклау зоналары елы дип игълан ителде. Әлеге уңайдан оештырыла торган чаралар экологиянең чисталыгын кайгыртуга барып тоташа. Кеше иминлеген кайгырту да игътибардан төшеп калмый. Барлык район халкын да сак булырга чакыралар. Бу хакта районыбыз территориясендә хезмәт күрсәтүче Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү идарәсенең судан файдалану бүлеге башлыгы Марат Әбүдәров белән алып барылган әңгәмәдән дә аңларга мөмкин.
- Марат Индусович, сезнең оешманың төп эшчәнлеге нәрсәдән гыйбарәт?
- Безнең коллектив 39 кешедән тора. Һәркем үзенә йөкләнгән эшне төгәл үтәргә тырыша. Бик дус, тату, бердәм булып эшлибез. Төп бурычыбыз - дамбаның чисталыгын, тәртиптә булуын, төзеклеген тәэмин итү. Үзебезгә беркетелгән 8 авылны су басудан сакларга тиешбез.
- Кайсы авыллар алар?
- Чөгәнә, Аскы Актаныш, Ирмәш, Әҗәкүл, Куян, Илчебай, Уразай һәм Башкортстанның Иске Татышы Түбән Кама сусаклагычы зонасында урнашкан һәм су басу куркынычы янаган авыллар булып санала.
- Су басудан саклауга кирәкле техника, җиһазларыгыз бармы?
- Оешма махсус техника белән җиһазландырылган. Экскаватор, төяүче машина, эттерүче трактор, автокран, КамАЗ, моторлы көймәләр. 2 ел элек 2 су суырту станциясе төзеп файдалануга тапшырылды, аларның саны 5кә җитте. 2015 елда безнең оешма тарафыннан су саклау зоналарына 115 махсус билге куелды.
- Быелгы су биеклеге башка еллар белән чагыштырганда ничек?
-Түбән Кама сусаклагычы идарәсе сусаклагычтагы һәм Иске Татыш дамбасы саклау территориясендәге суның биеклек мониторингын көн дә алып бара һәм анализлый. Мониторинг нигезендә 2016 елда Агыйдел елгасында суның биеклеге 66,22 метрга күтәрелде. Бу, 2014 һәм 2015 елларда шушы вакыттагы билгеләргә караганда, 0,5 метр биегрәк булуны күрсәтә. Шуңа күрә район халкын, килгән кунакларны су буйларында йөргәндә сак булырга чакырабыз.
- Су буенда яшәүче халык, су буйларына баручыларга, иң беренче очракта, нинди саклык чаралары күрергә киңәш итәсез?
- Кая да булса табигатькә ял итәргә баргач, кире кайтканда су килеп, утрауларда калуыгыз ихтимал. Шулай ук текә яр буйларына якын килергә ярамый, чөнки агым су җирне астан ашап, сез басып торган урында бушлык булырга мөмкин. Бу бушлык җимерелеп, нәтиҗәсе бик аяныч тәмамланырга ихтимал. Аеруча, өлкән яшьтәге кешеләрне, балаларны бу чорда су буйларына җибәрүдән сак булырга кирәк. Матди байлыкларны судан ерак арага урнаштыру зарур.
- Язгы ташу куркынычы узмадымыни әле?
- Юк, су күтәрелүләр соңрак була. Әлбәттә, Иске Татыш дамбасы саклау территориясендә тәүлек дәвамында, насос станцияләре ярдәме белән, су Агыйдел ягына даими кудырылып тора, Шуңа карамастан, Чөгәнә, Аскы Актаныш, Ирмәш, Әҗәкүл, Куян, Илчебай, Уразай авыллары тирәсендә уяулык кирәк әле. Язгы ташуларны исән-имин, югалтуларсыз үткәреп җибәрик.
- Сезнең коллектив ел саен су буйларында өмәләр уздыру буенча бик изге эшләр башкара. Быел да планлаштырасызмы?
- Оешма яннарын җыештыру, чистарту өмәләре оештырылды инде. Ташу куркынычы янамый башлагач, май ае урталарыннан соң дамба буйларын җыештыру өмәсе үткәрергә уйлыйбыз. Елга ярларындагы гүзәл табигатебез кешеләрнең мәрхәмәтсезлегеннән зыян күрергә тиеш түгел. Без аңа нинди мөнәсәбәт күрсәтәбез, ул да безгә шулай җавап бирә. Шуңа күрә үз иминлегебезне үзебез кайгыртып яшик. Табигать бәла-казаларыннан үзебезне саклыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев