Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Су түкмә, чүпләмә, тиешсез урында сатма

Юынтык суны урамга түкмәскә кирәк. Нәкъ менә сине күреп алырлар да, барлы-юклы акчаңнан 2 мең сумнан 5 мең сумга кадәр штраф түләтерләр. Кабул ителгән законы шулай катгый. Адмкомиссиягә чакырылган гражданнар да бу канунга әлләни игътибар итмәгән булганнардыр. Ләкин 100 төрле акланырлык сәбәбең табылса да, шушы катгый чарадан коткарып кала алмыйсың....

Юынтык суны урамга түкмәскә кирәк. Нәкъ менә сине күреп алырлар да, барлы-юклы акчаңнан 2 мең сумнан 5 мең сумга кадәр штраф түләтерләр. Кабул ителгән законы шулай катгый. Адмкомиссиягә чакырылган гражданнар да бу канунга әлләни игътибар итмәгән булганнардыр. Ләкин 100 төрле акланырлык сәбәбең табылса да, шушы катгый чарадан коткарып кала алмыйсың. Чөнки...
Комиссиягә кергән беркетмә нигезендә "Беренче юлга - кисәтү" дигән карар кабул ителә алмый. Минималь штраф күләменең 100 яки 500 сум дигән өлеше дә юк. Иң азы - 2 мең сум.
Районны төзекләндерү кагыйдәләре 2007 елда муниципаль район Советы карары белән расланган. Шуннан бирле урамга юынтык суларны түкмәскә кирәклеге турында җирлек башлыклары, тәртип сакчылары авыл халкын кисәтеп торалар. Газетада языла, телевидение, радио аша аңлатулар алып барыла. Әмма административ комиссиягә чакырылучылар арасында: "Белмәдем, белгән булсам, урам якка түкмәгән булыр идем", - дип акланучылар һаман саен табылып тора.
Пучы, Иске Кормаш, Күҗәкә, Яңа Балтач авылларында төзелгән административ беркетмәләр район башкарма комитетының административ комиссиясендә каралды. Арада очын-очка ялгап яшәүче гаиләләр дә, яшьләргә үрнәк күрсәтерлек бай тормыш тәҗрибәсе булган өлкәннәр дә бар иде.
Бу беркетмәләр участок инспекторлары тарафыннан төзелә. Әлеге гражданнарга башта кисәтү ясаган булганнармы, әллә бер күрүдә үк административ чарага тартканнармы - монысын төгәл ачыклап бетереп булмады. "Авыл кешесе өчен 2 мең сум акча аз сумма түгел. Участок инспекторлары башта телдән кисәтү ясасыннар иде. Кисәткәннән соң да урамны пычратуын дәвам итсә, гражданны административ чарага тартырга кирәк", - дигән фикерне комиссия әгъзалары хупладылар.
Тулы мәгълүмат газетаның җомга, 29 март, 2013 24 (9770) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев