Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Табигать могҗизасы: Аюлар авылга, пошилар шәһәргә килә

Былтыр районыбызның Яңа Әлем урманында аю күрүләре турында хәбәр иткәч, моңа ышанучыларга караганда көлеп караучылар күп булды.

Күптән түгел генә Кукмара районында юлны чыгып баручы аюны видеога төшерделәр. Ерткыч хайванның, машиналардан, кешеләрдән курыймыйча, иркенләп йөрүе төшерелгән видео интернетта бик тиз таралып та өлгерде.

Бу хакта тәсфилләп «Хезмәт даны» газетасы язды. Дусай авылы тирәсендәге хәлләрне Югары Чурада яшәүче Юрий Тапайкин күргән. «Кичә, төшке яктан соң Вахитов исемендәге хуҗалыкның ындыр табагына ашлык бушатып, кире Нырты ягына таба баруым иде. Мин аны юлда барганда шәйләп алдым. Иң элек мин аны печән җирен иелә-иелә караучы фермер килә дип уйладым. Озак та үтмичә кеше түгел икәнен абайладым. Шул вакытта, бу тирәдәге урманнарда аюлар да күренгәли, дип сөйләшкәннәре искә төште. Минем алда баручы җиңел машина – «Хендай» автомобиле хуҗасы аюны күреп туктады. Мин дә «КамАЗ»ымны туктаттым. Видеога да төшердем. Әмма минем видео тоныграк чыкты, интернет челтәрендәгесе – әлеге җиңел машина йөртүчесе төшергәне», – диелә әлеге язмада.

Мамадыш районы Дүсмәт авылында яшәүче Анастасия Гурьянованың тормыш иптәше бәрәңге бакчасында йөри торган кабан күргән. Настя апага ире: «Бозау хәтле. Бу авылда туганнан бирле яшим. 55 ел эчендә беренче тапкыр кабанның бакчага төшкәнен күрдем. Бик зур күренде», – дип сөйләгән.

Шул ук районда Иске Комазан авылы белән Мамадыш арасындагы юлда да кабан дуңгызы көтүе күргәннәр. Кабаннар балалары белән иртәнге якта асфальт юл аша чыгып, урманга кереп китте, дип сөйләгәннәр бу авылда.

Шушы көннәрдә генә Чаллы шәһәре урамнары буенча поши да йөрде. Видеодан күренгәнчә, поши сәүдә йорты тәрәзәләренә карый, аннан чабып китеп, чак кына машина астына эләкми кала. Адашкан хайванны видеога төшереп торган халык аның өчен борчыла.Бер хатын пошига ярдәм итәр өчен махсус хезмәт вәкилләрен дә чакыртырга тәкъдим итә. «Үзе дә таба ул юлны», – ди икенчесе. «Поши кибеткә килгән», – дип шаяртып язучылар күп булды.

«Челнинские известия» газетасы хәбәр итүенчә, поши шәһәрнең 38нче микрорайонында төн кунган. Мөгезләре белән ишегалдында торган бер машинаны да сызырган.

«Чак кына кулыма сикермәде»

Казан шәһәре урамнарында суфи чикерткәләре (богомол) пәйда булуы турында хәбәр иткән идек. Кешеләр аларны Айвазовский, Кремль урамнарында, КФУ янында күргәннәр. Белгечләр әйтүенчә, әлеге бөҗәкләр кеше өчен куркыныч тудырмый. Казанда суфи чикерткәләрнең күренүе беренче генә очрак түгел.

Социаль челтәрләрдә кешеләр бу чикерткәләрне Чистай, Пушкин, Даурская урамнарында, Киров районы, Тасма тирәсендә күргәннәрен дә язып калдырганнар.

Шәһәребезнең Совет районы Колсәет бистәсендә яшәүче Алинә Хафизова суфи чикерткәне үзенең ванна бүлмәсендә үк табып алган. «Ванна бүлмәсенә кергән идем, миңа күзләрен тутырып карап утыра. Банка алып кердем дә сак кына капладым. Ул сикереп керде дә ябышып куйды. Бу «чибәрне» балаларыма алып чыгып күрсәттем. Урамга чыгып, суфи сикерткәне үләнгә җибәрдем. Банка капкачына ябышкан иде. Чак кына кулыма сикермәде, куркуымнан хәтта кычкырып та җибәрдем. Фотога да төшереп алырга башка килмәгән», – дип бүлеште ул.

 

Фото: © «ВКонтакте» социаль челтәреннән

Чистай урамында яшәүче бер кыз суфи чикерткәне өй янындагы клумбада күреп алган. «Өй янында суфи чикерткә күреп шаккаттым. Бу бөҗәкне җылы якта гына күргән бар иде. Аннары алар яшел төстә булалар, ә монысы коңгырт иде. Аларны, бик батыр, ерткыч бөҗәкләр һәм үзләреннән зуррак объектларга да һөҗүм итәләр, дип укыган идем. Өстемнән үк үрмәли башлады», – ди ул, үзенең курыкканын сөйләп.

Агулы үрмәкүч

Суфи чикерткәләр кешеләрне шаккатырып, куркытса да, тормыш өчен куркыныч булып саналмыйлар. Ә менә Казанда «Черная вдова» дип аталган агулы үрмәкүч күргәннәр, дигән хәбәр күңелләргә бераз шом сала. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы язган иде. Дөрес, белгечләр аның шул агулы үрмәкүч булуын кире какты. Аңа охшаш башка, агулы булмаганнары да бар икән.

 

Фото: © социаль челтәрләр

Агулы үрмәкүчләрне Горки-Әмәт урманында, Завойский урамында күргәннәр. «Миңа да «черная вдова» бу дип, фотолар җибәрделәр. Бу – агулы үрмәкүчләр түгел. Республикабызда аңа охшаш үрмәкүч төрләре бар. Тышкы билгеләре буенча аларны аеру шактый кыен», – дип аңлатты биология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Николай Шулаев. КФУның Эдуард Эверсман исемендәге Зоология музееның умырткасызлар бүлеге мөдире, галим-арахнолог Андрей Беспятых да шул ук фикердә.

Николай Шулаев сүзләренчә, берничә ел элек Казанга җылы яктан сәяхәт итеп кайтучылар агулы үрмәкүч ияртеп алып кайткан булганнар. «Безнең климат Австралиянекенә охшый бара, дигән сүзләр дә дөрес түгел. Хәзер бездә суфи чикерткәләренең күренә башлавы да моңа дәлил була алмый», – ди галим.

Шушы көннәрдә генә Әлмәттә гадәти булмаган чикерткә күргәннәр. Ул башкалар кебек яшел төстә түгел, ә алсу төстә булган. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы язды.

 

Фото: © «Әлмәт таңнары»

Бу бөҗәкне Әлмәттә яшәүче Екатерина Шкаева үзенең бакчасында күреп ала. Аның сөйләвенчә, әлеге алсу чикерткә, төсеннән кала, башкаларыннан берни белән дә аерылмый. Алсу чикерткә бакчада яшәвен дәвам итә, ә Екатеринаның оныгы аңа Кузя дип исем дә кушкан, диелә әлеге хәбәрдә.

Нурлат районында чупакабра тотканнар, дип хәбәр итте «Ватаным Татарстан газетасы.

Яз башында ирем белән лапас астын нидер казыганын күреп алдык. Төлкедер, дидек. Ул тишекне каплап куйдык. Кош-кортны урамга чыгара башладык. Әмма алар кимүен дәвам итте. Ә беркөнне мин лапастан ниндидер җанвар чыкканын абайлап алдым. Кулда берни булмагач, куркып калдым. Ул җанвар күршеләргә таба китеп барды. Лапаска керсәм, таланган тавык ята. Эшнең нидә икәнен аңладым. Икенче көнне дә килде бу. Тизрәк күреп алып, өстеннән бикләдем. Күршем ярдәм итте. Әлеге җанварны үтердек, – дип сөйләгән газетага исемен әйтергә теләмәгән ханым.

Әлеге җанварны якыннан күрүчеләр аның ни төлке, ни эт түгеллеген әйтә. Үзләренең 60 тавыгыннан 12се генә калган, диелә язмада.

«Җәнлекне куркытмаска, игътибарын җәлеп итмәскә кирәк»

Урман-кырлардан чыккан кыргый җәнлекләр турында Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Хайван һәм үсемлек дөньясын саклау идарәсе җитәкчесе Ринат Чиспияков белән сөйләштек.

Кукмарада аю күрү очрагын шаккатыргыч дип әйтеп булмый. Анда Удмуртия, Киров өлкәләре урманнары якын, шуңа ул якларда аюны очратырга мөмкин. Бездә аюлар бар, шулай да республикабыз табигате аюлар яшәү өчен бик уңайлы дип әйтеп булмый. Бездә урманнар ваграк. Кеше күзенә эләгүенә килгәндә, аның бер урманнан икенчесенә күчкән вакыты булган, күрәсең.

Пошилар да бар бездә, аны аулыйлар да. «Түбән Кама» милли паркы бик якын бит аларга.

Кыргый җәнлекләрнең кеше күзенә күренүе бер бездә генә түгел. Бәлки, бу очраклар артмагандыр да, ә мәгълүмат таралу тизлеге белән бәйледер. Хәзер бит хайваннар төшерелгән фото-видео материаллар бик тиз тарала. Алар элек тә шулай кеше яшәгән урыннарга чыгалар, күренәләр иде, – ди ул.

Белгеч, зур җәнлекләрне күргәч, үзеңне ничек тотарга кирәклеген дә аңлатты:

Мондый зур кыргый җәнлекләрне күргән очракта, аларның игътибарын җәлеп итмәскә тырышырга кирәк. Ул да үзенең башка территориядә булуын аңлый, хайван үзен тыныч хис итә алмый. Аны куарга ярамый. Җәнлек тагын да куркып кала, төрле якка атыла, бәрелә башлый.

Бездә шәһәргә, авылга кергән андый хайваннарны тота торган хезмәт юк. Ул булырга тиеш инде, бигрәк тә менә шундый очраклар була торган торак пунктларда. Аның өчен бит махсус җиһазлар, хайваннарны күчерү, урманнарга илтү өчен транспорт чарасы да, кешеләр дә кирәк, – диде ул.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев