Актаныш

Табигатьне мәсхәрәләмик

Соңгы берничә елда күзәтелгән корылыктан барча тереклеккә зур зыян килә. Аеруча бу чорда урманнар куркыныч астында. ТР Министрлар кабинеты да шул уңайдан янгынга каршы режим игълан иткән иде. Бу аеруча куркыныч булган вакытларда урманга керүне тыю белән бәйле. Районыбызда быел әлеге юнәлештә нинди эшләр алып барыла? Урманнарның хәл-торышы ничегрәк? Бу...

Реклама

Соңгы берничә елда күзәтелгән корылыктан барча тереклеккә зур зыян килә. Аеруча бу чорда урманнар куркыныч астында. ТР Министрлар кабинеты да шул уңайдан янгынга каршы режим игълан иткән иде. Бу аеруча куркыныч булган вакытларда урманга керүне тыю белән бәйле.
Районыбызда быел әлеге юнәлештә нинди эшләр алып барыла? Урманнарның хәл-торышы ничегрәк? Бу сорауларга җавап табу нияте белән без Минзәлә урман хуҗалыгының Актаныш районы бүлеге җитәкчесе Әгъзәп Әхмәтгалиев белән аралаштык.
- Әгъзәп Хәмдегалиевич, бүгенге көндә урманнарны ут-күздән саклау максатыннан нинди эшләр эшләнә?
- Әлеге уңайдан 55 километрда урман читләре сөреп җыелды. Бүгенге көндә дә ул эшләр дәвам итә. Моның өчен безнең махсус тракторыбыз бар. Шулай ук урманнарны ут чыганагы булып торган сынган ботаклардан арындыру өстендә дә эш алып барабыз.
- Җәй көне табигатьтә ял итүчеләр арта, учак ягучылар да очрый. Аеруча бу куркыныч чорда андыйларга карата нинди чаралар күренә?
- Урманда учак ягу катгый тыела. Без моны һәрдаим район халкына искәртеп торабыз. Урман эчендә учак ягып тоткарланган кешеләр административ җавапка тартыла. Андыйларга штраф каралган. Хәтта мангал куллану да рөхсәт ителми. Урманга кергән кешеләр арасында тәмәке тартучылар да очрый. Шуңа күрә без халыктан игътибарлырак булуларын сорар идек. Артларыннан чүп-чар калдыру да хокук бозу булып тора.
Мәсәлән, урман эчендә пыяла шешә ватыклары калган очракта гына да линза эффекты барлыкка килеп, кояшта коры үлән үзеннән үзе янып китәргә мөмкин. Шуңа күрә урманга керүне бераз чикләп торсак иде.
- 2010 елда районда корылык белән бәйле рәвештә янгын очраклары теркәлгән иде. Быел андый күренешләр күзәтелмәдеме?
- Чыннан да 2010 елда андый очраклар булды. Әмма без аны вакытында күреп, игътибарга алып, сүндереп кала алдык.
Аның бик зур гына очрагы Суыксу авылы янында Күләгеш күле буенда булды. Күл буйлары, үләннәр янды, тереклеккә зыян килде. Аннан чыккан төтен экологиягә дә зыян салды. Шуңа күрә әлеге авыл янында яшәүчеләр, печән әзерләгән чорда аеруча игътибарлы булсалар иде.
- Июль аенда район халкы яфрак-пиннек әзерләү белән мәшгуль. Райондагы барлык оешмаларга да план нигезендә аны үтәү бурычы куелды. Урманнардан теләсә ничек пиннек сындыручылар да арта әлеге чорда. Ул да сезнең күзәтчелектәме?
- Әйе, без моны үзебезнең хезмәткәрләр белән даими рейдлар вакытында да күзәтчелектә тотабыз. Бу бит урманның бар урыннан пиннек сындыру рөхсәт ителә дигән сүз түгел. Шуңа күрә һәрбер кеше иң элек безгә мөрәҗәгать итеп, андый урыннар турында мәгълүмат алып китә ала.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Уңышлар сезгә!
Әйе, табигать һәммәбездән дә сакчыл караш сорый. Горур чыршы-наратлары, ныклы имәннәре, зифа каеннары безне үзенә дәшеп, кошлар җырына күмеп, җиләк-җимешләре белән сыйлаучы, нигъмәтләндерүче илаһи табигать кочагын мәсхәрә итмик.
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: