Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Табигатькә чыккач, үзебезне оятка калдырмыйк

Тиздән Сабантуй бәйрәмнәре. Актаныш Сабантуеның үз даны, үз шәрәфле исеме бар. Районыбызга иртә җәйдән ерак-ераклардан кунакка кайталар, авылыбызның матур урамнарына сокланып, табигатендә ял итеп китәләр.

 
Кунакчыл Актаныш халкы бу көннәрдә туган-тумачаларын, дус-иптәшләрен бәйрәмгә чакырып хәбәр сала, берочтан кунаклар каршыларга әзерләнә. Йорт-ихатасын чистартып тәртипли, буявы коелса, матурлап яңарта, капка алларына чәчәкләр утырта. Кыскасы, һәркем бәйрәмне тиешле югарылыкта каршыларга теләп хәстәрлек күрә.

Табигатьне рәнҗетеп үзебезне оятка калдырмыйк әле Актаныш-информ

Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов җитәкчелегендәге комиссия Актанышның чисталыгын тагын бер кат энә күзеннән үткәрде, бәйрәм алдыннан җитешсезлекләрне тиз арада бетереп кую мөһим.

Кызганыч, бар да без уйлаганча ук түгел әле. Менә бу рәсемнәрдә Хәмит чишмәсе территориясе. Табигатьнең зәңгәр күзе- энҗе чишмә бу шакшылыкка түзә алмыйча оялып тын гына ага. «Ял итәргә килделәр дә, менә шулай чүпкә батырып киттеләр», дия кебек ул кешеләр өчен кыенсынып. 

Хөрмәтле райондашлар, табигатькә чыгу, ял итү бик яхшы гамәл, хәтта кирәкле эш. Әмма күңел ачканнан соң артыбыздан җыештырып, чүпләрне аерым пакетларга салып алып кайтып китүнең бер кыенлыгы да юк ич. Моны киләчәктә искә алыйк әле, яме!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев