Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Ташуларга әзер булыйк

Язгы ташуларга да күп калмады. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең 2012 елгы язгы ташулар вакытында гадәттән тыш хәлләр очракларын булдырмау, халыкның куркынычсызлыгын, торакларны, күперләрне һәм гидротехник корылмаларны саклауны тәэмин итү йөзеннән 2012 елның 20 февраленнән ПР-96 санлы карары чыкты. Шуның буенча эш төркеме төзелде, кисәтү чаралары каралды, һәр оешмага төгәл...

Язгы ташуларга да күп калмады. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең 2012 елгы язгы ташулар вакытында гадәттән тыш хәлләр очракларын булдырмау, халыкның куркынычсызлыгын, торакларны, күперләрне һәм гидротехник корылмаларны саклауны тәэмин итү йөзеннән 2012 елның 20 февраленнән ПР-96 санлы карары чыкты. Шуның буенча эш төркеме төзелде, кисәтү чаралары каралды, һәр оешмага төгәл бурычлар йөкләнде.
Язгы ташулар вакытында эш төркеме вәкилләре район башкарма комитеты җитәкчесенең кабул итү бүлмәсендә көн саен 19.00 сәгатьтән 07.00 сәгатькә чаклы кизү торачаклар. Эш төркеме күрше районнар белән Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән тыгыз элемтәдә торачак. Район гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең эш төркеменә оешмаларның язгы ташуларга әзерлеген тишерү йөкләнә. Бигрәк тә Актаныш ашлык кабул итү пунктын, Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү буенча Актаныш участогын, насос станцияләрен, элемтә, ашыгыч ярдәм, ашату, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү хезмәтләрен.
Иске Байсар, Аккүз, Аеш авылларында Сөн һәм Биҗада елгаларында һәм шулай ук Агыйделдәге, Иске Иделдәге суның торышын күзәтеп тору өчен постлар билгеләнде. Меңнәр авылында Татарстан Республикасы гидрометстанциясенең дә 1 посты бар. Шулай ук боз акканда тыгылу очраклары була калса дип, шартлаткыч матдәләргә заявка бирелде.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 21 март, 2012 22 (9667) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев