Татарстан һәм Башкортстан арасындагы боз юлы бу атнада ябылмаячак
Татарстанның Актаныш һәм Башкортстанның Краснокама районнары чигендәге боз кичүе ике республиканы тоташтырып кына калмый, урау юлларны кыскарта, юлчыларның вакытын да, акчасын да янга калдыра.
Бүген исә вәзгыять четерекле. Узган тәүлекләрдә явып үткән беренче язгы яңгырлар, кояшлы көннәр Агыйдел бозын эретмәгәнме? Ерак юлга чыгучыны әлеге сорау борчымый калмый. Әлеге сорауга ачыклык кертү өчен боз кичүенә төшеп мендек.
Кышкы көннәр белән чагыштырганда, Агыйдел елгасы аша салынган боз кичүенә чират бөтенләй юк иде. Күпләр һава торышының җылытуы тәэсирендә боз кичүе ябылган дип уйлый торгандыр. Юк, җәмәгать, әлегә боз кичүе ачык. Бүген кичү бозының калынлыгы 83 сантиметр. Кагыйдә буенча 70-100 сантиметр калынлыктагы боздан 8 тонна авырлыктагы автомобильләргә йөрү рөхсәт ителә. Әмма саклык максатыннан, кичүнең хуҗасы "Волна" ҖЧҖ 2 тонналы машиналарны гына боз аша үткәрә.
Боз кичүенең ябылу-ябылмавы бу атнадагы һава торышына нык бәйле. Берничә көн рәттән + температура тора икән, боз кичүе ябылачак. Татарстан Республикасында 4 боз кичүе эшли. 6-7 километр киңлектәге Идел, Чулман елгаларындагы боз кичүләре инде күптән ябылды. Иң тар билле Агыйдел елгасындагы кичү генә ачык, елганың киңлеге нибары 800 метрны тәшкил итә.
- Агыйделнең боз кичүе булмаган урыннарында боз калынлыгы 50-60 сантиметрга кадәр, агым урыннарында боз 20-10 сантиметр гына. Боз калынлыгы 7 сантиметрдан арткан очракта кешеләргә бозга чыгарга ярый, димәк, балыкчылар да ауга йөри ала. Ләкин техникаларга керергә рөхсәт ителми. Әгәр гражданнар 7 сантиметрга кадәрге бозга керсәләр, административ протокол төзелә, 2 мең сум күләмендә штраф салына. Язгы боз калын булса да, ышанычсыз. барлык райондашларны, кунакларны бозда сак булырга, кагыйдәләрне төгәл үтәргә чакырам,- ди 103 янгын сагы җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев