Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Татарстан Россиядә юкка чыгарылган чүплекләр саны буенча алдынгылар бишлегенә керде

Экологик хәлне яхшырту чаралары нәтиҗәсендә, төбәк күп кенә күрсәткечләр буенча бер җәй эчендә 19 урынга югары күтәрелде. Быелгы җәй йомгаклары буенча Россия төбәкләре экологик рейтингы нәтиҗәләре нигезендә, Татарстан юкка чыгарылган чүпләкләр саны буенча лидерлар бишлегенә керде. Рейтингны «Яшел патруль» гомумроссия иҗтимагый оешмасы төзегән, дип хәбәр итә RT. Фарид Абдулганиев: «Уникальный...

Экологик хәлне яхшырту чаралары нәтиҗәсендә, төбәк күп кенә күрсәткечләр буенча бер җәй эчендә 19 урынга югары күтәрелде.
Быелгы җәй йомгаклары буенча Россия төбәкләре экологик рейтингы нәтиҗәләре нигезендә, Татарстан юкка чыгарылган чүпләкләр саны буенча лидерлар бишлегенә керде. Рейтингны «Яшел патруль» гомумроссия иҗтимагый оешмасы төзегән, дип хәбәр итә RT.
Фарид Абдулганиев: «Уникальный случай. Это только в Татарстане рука об руку, плечом к плечу работают все природоохранные органы»
Моннан тыш, экологик хәлне яхшырту чаралары нәтиҗәсендә, төбәк күп кенә критерийлар буенча бер җәй эчендә 19 позициягә югары күтәрелеп, 25нче баскычта урнашты.
«Биредә сүз Казандагы предприятиеләрне, чистарту корылмаларын һәм объектларны яңарту хакында бара», - диде «Яшел патруль» рәисе Андрей Нагибин.
Рейтингны төзегәндә һаваның, суның торышы, атмосферага зарарлы матдәләрнең бүленеп чыгу күләме, шулай ук хакимиятнең җаваплылыгы, иҗтимагый оешмаларның активлыгы һ.б. күрсәткечләр исәпкә алынган.
Рейтингта Тамбов өлкәсе - 1, Алтай Республикасы - 2, Алтай крае 3нче урыны били. Свердловск өлкәсе (84нче урын) һәм Чиләбе өлкәсе (85нче урын) иң түбәнге баскычта урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев