Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Татарстанда «Экология» илкүләм проекты буенча 1266 га мәйданда урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләре үткәрелгән

Татарстанда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.

                ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 11 маена республикада проект буенча 1266,2 га мәйданда урман культуралары утырту эшләре башкарылган. Шул исәптән 1169,3 га мәйданда – ясалма урман торгызу, 96,9 га мәйданда урманнарны үрчетү эшләре башкарылган.

               Республиканың Азнакай, Әлмәт, Әлки, Арча, Баулы, Болгар, Бөгелмә, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Шәһәр яны, Саба, Чирмешән урман хуҗалыклары белгечләре урманнарны яңадан торгызу буенча планлаштырылган чараларны үтәгәннәр.

              «План нигезендә, эшләрнең бер өлеше 20 майга кадәр тәмамланачак, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. – 2022 елда Татарстанда  «Экология» илкүләм проекты кысаларында барлыгы 3,6 мең гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылачак. Җәйге һәм көзге чорда тагын бер төр эш башкарылачак, атап әйткәндә – урманны табигый торгызуга ярдәм итү гамәлгә ашырылачак. Урманнарны яңадан торгызуның әлеге ысулы туфрак өслеген минераллаштыру, табигый үстерү һәм агачларны аударганда шытымнарны саклап калу юлы белән кыйммәтле токым шытымнарының табигый торгызылуы өчен иминлекле шартлар булдырудан гыйбарәт».

                   Белешмә өчен. «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елда тормышка ашырыла башлады. Аның төп максаты – урманнарның кимү һәм яңадан торгызылу балансын 2024 елга кадәр 100% нисбәтендә тәэмин итү. Бу максатка ирешү өчен «урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән 2 максатчан индикатор билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев