Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

"Әтәчкәй"дә ЭКОмода күрсәттеләр

Актаныш авылындагы 4 санлы «Әтәчкәй» балалар бакчасында #ЭкоЯз акциясе кысаларында Экомода фестивале үтте. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әти-әниләр һәм тәрбиячеләр белән берлектә ташландык материаллардан киемнәр "тегеп" кечерәк төркем балаларына экомода күрсәттеләр.

Бакчада тәрбияләнүче балалар чүп-чар, фасовкалау пакетлары, газета, пластик стаканнар, обой кисәкләреннән эшләнгән киемнәрне тамашачылар хозурына тәкъдим иттеләр.

Яшь модельләрнең чыгышлары алкышларга күмелде.
Костюмнар әзерләгәндә кулланылган материалларның төрлелеге шаккатырды.

Бу, үз чиратында, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирүнең бер алымы да булып тора.


Тәрбиячеләр әзерләгән әлеге чара чын бәйрәмгә әверелде. Костюмнарны күрсәтү дефиле формасында оештырылып, модельләрнең чыгышлары музыка белән үрелеп барды, һәр костюм турында аңлатма бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев