Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Район хуҗалыкларында: Экологлар тирес сакланышын тикшерде

3 июль көнне районыбыз хуҗалыкларына Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы вәкилләре килде.

Экологлар фермалардагы тирес түгелә торган урыннарны, тирес саклау зоналарын карады. Бу терлекчелекнең өстәмә продуктлары буларак авыл хуҗалыгы хайваннарын асраганда барлыкка килә торган матдәләр, шул исәптән тирес, агынты суларны чыгару, саклауны тикшерү белән бәйле.

Белгәнебезчә, 2023 елдан терлекчелекнең өстәмә продуктларын әйләнешкә кертүгә таләпләр законлаштырылды. Тиресне саклау, эшкәртү, яңадан эшкәртү, транспортлау, сату һәм куллану юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә, крестьян- фермер хуҗалыкларына рөхсәт ителә. 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев «Актаныш» агрофирмасында тиресләрне саклау, урнаштыруга карата таләпләрнең катгый үтәлешен өлгегә куйды. Агрофирма барлык кануннарны үтәп Чөгәнә бүлекчәсендә сыек тирес җыю зонасы төзеде. Әлеге төзелешнең зурлыгы 55 метрга 55 метрны тәшкил итә, тирәнлеге 4,5 метр. Тирес саклау урыны кырыйларына баганалар утыртылып, коймалап алынган. Былтыр агрофирма юк полиэтилен белән өслекне каплаган булса, быел калын япмага акча жәлләмәгән, 2, 5 миллион сумлык калын полиэтилен сатып алганнар.  Барлык төзелеш эшләре 5, 5 миллион сумны тәшкил иткән. Хәзер бу четерекле корылманы төзүдә Нияз Мортазин җитәкчелегендәге оешма тәҗрибә туплап килә, моның өчен аларның эш кораллары да, техникалары да җитәрлек.

 Нәфис Әзһәм улы хуҗалык җитәкчеләренә юл картасы нигезендә тирес чыгару, урнаштыру өчен җаваплыны билгеләргә киңәш итте. Чөнки аннан-моннан гына эшләгәндә, тирес сулары — кара балчыклы басуларга, елга- буаларга, күлләргә зыян сала, табигый байлыкларны пычрата. 

Экологлар беренчел тикшерү вакытында вак-төяк кимчелекләрне ачыклаган. Аларны төзәтү өчен 10 көн вакыт бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев