Актаныш

Түке авылын чүп баскан

- Бу әле пүчтәк кенә! Сез әнә чишмәгә төшкән тыкырыкны барып карагыз - андагы чүп, андагы үләксә исе! Үлгән кош-корты да, бозавы да шунда... Кеше мәете ятса да аптырамассың инде! - дип сукранды тимер-томыр, төзелеш калдыклары аша тыкырыктан кибеткә таба төшеп барган бер апа. Әйтсәң-сүз, төртсәң-күз дигәндәй, Түке авылында чыннан...

- Бу әле пүчтәк кенә! Сез әнә чишмәгә төшкән тыкырыкны барып карагыз - андагы чүп, андагы үләксә исе! Үлгән кош-корты да, бозавы да шунда... Кеше мәете ятса да аптырамассың инде! - дип сукранды тимер-томыр, төзелеш калдыклары аша тыкырыктан кибеткә таба төшеп барган бер апа.
Әйтсәң-сүз, төртсәң-күз дигәндәй, Түке авылында чыннан да "карарлык" җирләр күп икән. Ўирлекне Рәсәйкүләм игълан ителгән зур язгы өмә хәбәре дә читләтеп узган күрәсең: юл читләре, агачлыклар чүп тулы. Авыл советы бинасын да сынып, күрше агачларга колачланып калган каен бизәп тора. Хәер, андый күренешне юл читендәге агачлыкка күз салсаң да күрергә була. Кызганыч, "Ни өчен алай?" дигән сорауга, җирле үзидарә бикле булу сәбәпле җавап табып булмады.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: