Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Укучылар да үз өлешен кертә

Кышкы йокысыннан уянган табигать, ниһаять җиңел сулыш ала башлагандыр. Чөнки кыш буена кар астына җыелган чүпләр "баш калкытканнан" соң, тирә-як ямьсез, шыксыз булып тоела иде. Санитар чисталык икеайлыгы кысаларында, оешма-предприятие тирәләрен, урам араларын җыештыра башлагач, Актаныш көннән-көн матурлана бара. Бу эштән укучылар да читтә калмый. Безнең халыкның аңында әле дә:...

Кышкы йокысыннан уянган табигать, ниһаять җиңел сулыш ала башлагандыр. Чөнки кыш буена кар астына җыелган чүпләр "баш калкытканнан" соң, тирә-як ямьсез, шыксыз булып тоела иде. Санитар чисталык икеайлыгы кысаларында, оешма-предприятие тирәләрен, урам араларын җыештыра башлагач, Актаныш көннән-көн матурлана бара. Бу эштән укучылар да читтә калмый.
Безнең халыкның аңында әле дә: "Барыбер кеше күрми бит, ташласам ярый" дигән төшенчә яши. Моны күпфатирлы йортларның тәрәзә асларына кыш буе ташланган тәмәке төпчекләре дә күрсәтеп тора. Табигать мәрхәмәтле, кеше ташлый тора, ул аларның гөнаһларын яшерергә теләгәндәй, үзенең йомшак кары белән күмә тора. Тик, әйткәнемчә, язын аларның барысы да калкып чыга шул.
Санитар икеайлыгы башлангач, беренчеләрдән булып сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының X сыйныф укучылары 57 нче бистәдәге каен полосасын чүп-чардан арындырганнар иде, аннан алар гимназия тирәсендәге урам араларын җыештырдылар.
19 апрель көнне Актанышның 1нче мәктәбенең VII һәм VIII сыйныф укучылары хакимият бинасы каршындагы ял паркын чүп-чардан арындырырга килделәр. Әлеге паркны карап, чистартып тору шушы мәктәпкә билгеләнгән. Аларны биредә яз һәм көз айларында еш күрергә була.
- Балалар монда сөенеп чыгалар. Бу үзенә күрә хезмәт тәрбиясе дә. Соңгы вакытларда хезмәт тәрбиясенең асылын юкка чыгара башладылар. Әмма аның асылы бик әһәмиятле. Биредә 150 бала эшли икән, шул 150 бала беркайчан да бу паркны пычратмаячак. Чөнки үзләренең хезмәтенә алар битараф карамаячак. Өлкәннәргә, биредә хезмәт куймаучы калган укучыларга мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә, паркка бары тик ял итәргә генә килсеннәр иде. Сыра эчеп, аның шешәләрен, көнбагыш кабыкларын ташлап, пычратмасыннар иде. Актанышка кунаклар күп килә. Аны, хәтта Татарстанның Шведцариясе диючеләр дә бар. Бу безнең өчен бик зур сөенеч. Әмма мондый матурлык бик зур хезмәт сорый. Шуның өчен кеше хезмәтенә төкереп карамасыннар иде, - ди директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Альберт Мансуров.
Кулларына тырма, себерке тоткан укучылар бер минут тик тормый. Һәр сыйныф үзенә бирелгән участокны чистартып, чүпләрен капчыкларга тутыра бара.
Капчыклар исә шактый җыела. Димәк чүпләр аз түгел.
- Мондый өмәләрне даими оештырырга кирәк дип исәплим. Безнең туган ягыбыз, туган авылыбыз матур булырга тиеш. Балаларыбыз үзләре дә мондый чистартуларда катнашкач, алар аны пычратмый. Башкаларга да пычратмагыз дип кисәтүләр ясый. Шулар нигезендә балаларда хезмәт тәрбиясенә карата мәхәббәт хисләре уяна. Шулай булгач тирә-якны сакларга кирәклеген олылар да аңларга тиештер дип исәплим. Тирә-якны пычратмасыннар, үз артларыннан җыештырырга өйрәнсеннәр иде. Чөнки зурлар кечкенәләргә үрнәк күрсәтергә бурычлы, - ди мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Солтанова.
Лилия Зиннурова, VIIIа сыйныф укучысы:
- Һава торышы кояшлы булмаса да, күңелләребезне төшермичә эшлибез. Атналар буе парта арасында утырганнан соң, бу безнең өчен ял кебек булса, парк чистарып, матурланып кала. Өлкәннәр дә, яшьтәшләребез дә шушы чисталыкны сакласыннар, чүпләрен махсус чүп савытларына салсыннар, табигатебезне кадерләсеннәр иде.Укучылар артыннан парк ямьләнеп калды. Бер-ике көннән анда ямь-яшел булып үләннәр баш калкытыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев