Актаныш

Урманда

Без сыйныфташлар һәм укытучы апалар белән урманга экскурсиягә бардык. Елга аша чыгып, басу юлыннан урманга юл тоттык. Табигать төрле төскә кергән: сары, көрән, кызыл, кызыл-сары. Каеннар алтын күлмәк кигәннәр. Җиргә сары яфраклар түшәлгән. Имәннәр дә кышка әзерләнә: яфракларын һәм чикләвекләрен җиргә койган. Бу тирәдә кабаннар сукмаклар салып бетергән. Агачларда берән-сәрән...

Реклама

Без сыйныфташлар һәм укытучы апалар белән урманга экскурсиягә бардык. Елга аша чыгып, басу юлыннан урманга юл тоттык.
Табигать төрле төскә кергән: сары, көрән, кызыл, кызыл-сары. Каеннар алтын күлмәк кигәннәр. Җиргә сары яфраклар түшәлгән. Имәннәр дә кышка әзерләнә: яфракларын һәм чикләвекләрен җиргә койган. Бу тирәдә кабаннар сукмаклар салып бетергән. Агачларда берән-сәрән калган яфраклар серләшеп, бер-берсе белән саубуллашып алалар. Урманның һавасы саф, чиста.
Бераз йөргәч, алып килгән ризыкларны ашап алдык, төрле уеннар уйнадык.
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: