Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Хөрмәтле авылдашлар! Иртәгәдән Актанышыбызны чистарту өмәләренә кушылырга чакырабыз!

Елдагыча яфраклар коелып, чәчәкләр корыгач, Актанышыбызда бакчаларны, ихата яны территорияләрен чистарту айлыгы оештырыла.


 Быел исә  өмәләр 21 нче сентябрьдән– 21 нче октябрьгә кадәр билгеләнде. Хөрмәтле авылдашлар, барыгызны да игелекле гамәл кылырга- көзге өмәгә, җирлегебезне ямьләндерү, чистарту эшендә актив катнашырга чакырабыз.


Бу эш җирлектәге һәр оешма- предприятие, һәр хуҗалык катнашында үткәрелгән очракта гына нәтиҗәле була, чөнки бер территория кипкән яфраклардан арындырылып, аңа икенче чистартылмаган территориядән очып килгән чупләр, күпме кешенең эшләгән хезмәтен юкка чыгара. Шуларны исәпкэ алып, һәр оешмага үзләре эшләгән предприятие һәм аңа беркетелгән участокны вакытында чистарту бурычы йөкләнә.


 Хезмәт куйган  җиребездән тыш үзебез яшәгэн йорт тирәләрен тәртипләү, төзекләндерү-һәркайсыбызның гражданлык бурычы. Ихата яны территориясендә төзелеш материалларын, кипкән-корыган үлән, агач ботакларын, башка көнкүреш чүп – чарларын чистартып, тәртипләп кую кирәк. 


Һәр елдагыча барыбызның да төп йорты булган «мәңгелек йортыбыз» зиратларны да чүп-чардан, агачлардан арындыру буенча эш дәвам итә. Бу максаттан, һәр хуҗалыктан да гражданнарның булуын сорыйбыз. Мәңгелек йортыбызның чиста, тәртиптә булуына битараф калмыйк, авылдашлар!
Экологик чиста, күзләрне һәм күңелләрне ял иттерерлек матур Актанышыбызда яшәве һәм бу матурлыкны булдыруда үзеннүн өлеш кертә алуы белән һәр Актанышлы горурлана алсын иде. Безнең башкарган эшләребез киләчәк буыннар өчен дә үрнәк булачак!


Актаныш авыл җирлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев