Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Ямалыны су баса

Узган атнада әлеге яңалык белән мөхәрриятебезгә телефон аша, Тат.Ямалы авылыннан бер ханым шалтыратты. Хәер, яңалык та түгел ул, дөресен әйтергә кирәк, бу сүзләрдә бераз арттыру да бар кебек. Чынбарлыкта исә сүзем районда шактый авыл халкын борчуга салган су мәсьәләсе хакында. Озак уйлап тормый, мөхәрриятебезнең яңа җитәкчесе Илназ Хөҗҗәтов белән Тат.Ямалы...

Узган атнада әлеге яңалык белән мөхәрриятебезгә телефон аша, Тат.Ямалы авылыннан бер ханым шалтыратты. Хәер, яңалык та түгел ул, дөресен әйтергә кирәк, бу сүзләрдә бераз арттыру да бар кебек. Чынбарлыкта исә сүзем районда шактый авыл халкын борчуга салган су мәсьәләсе хакында.
Озак уйлап тормый, мөхәрриятебезнең яңа җитәкчесе Илназ Хөҗҗәтов белән Тат.Ямалы авыл җирлегенә юл тоттык. Бу якларның төрле сулыкларга бай икәне һәркемгә дә мәгълүмдер. Хәзер инде кечкенә генә күлләр авыл уртасында да барлыкка килә башлаган. Төп сәбәбе - җир асты суүткәргечләрнең хәйран гына таушалуында. Хәер, ярты гасыр элек җир астына ташланган тимер торбалардан башка могҗиза өмет итеп булмый, вакыт үзенекен итә.
Үзәк урам буенча авылның түренәрәк узып, нәкъ юл уртасында җир астыннан бәреп чыккан чишмә янына тукталдык. Беренче очраган кешебез үрдәкләрен юллап йөргән Венера апа булды. Хәл-әхвәл сорашкач, шунысы да ачыкланды - безнең белән хәбәргә чыккан кешенең нәкъ үзе икән.
- Шушы күренешкә йөрәгем әрни. Чип-чиста, күз яшедәй чишмә суы исраф булып агып ята. Инде өченче көн! (узган атнаның пәнҗешәмбесендә барган идек. - Авт.). Авыл советына да әйтеп карадым - килеп караучы да булмады. Нигә аны район оешмасы карамагына калдырдылар икән?! Үзебездә булганда авыл ирләре бергә җыелып күз ачып йомганчы хәл итәләр иде аны, хәзер инде берәүнең дә кайгысы юк. Суның кадерен белмиләр... Үрдәкләргә әйбәт тә анысы, әмма йөрәгем әрни, - дип, зарлары белән уртаклашты ул.
Исемсез калырга теләгән авылдашы да шул ук сүзләрне кабатлады. Каян килүебез, кемнәр булуыбыз хакында сорагач:
-Мин белмим, Актанышның таңымы, ниеме... Әле башка кешенең килеп караганы булмады. Бакчага су тула... Аны язып кына хәл итеп булмый инде, эшләргә кирәк, - дип бик дорфа гына кыланды ул. Исемен сорагач, качу ягын карады. Хәер, безне моның белән генә аптыратып булмый инде - бездә күпчелек халык шундый, исемсез яки бер мәгънәсез атама астына качып фәлсәфә сатуны, "тирән мәгънәле" фикер йөртүне кулай күрәләр. Андыйларны мескеннәр дип атар идем мин. Бу, иң әүвәл, билгеле бер интернет сәхифәсендә акыл сатып утыручыларга да кагыла.
Ярый, монысы лирик чигенеш кенә. Авылдагы су мәсьәләсе белән бәйле әлеге вәзгыятькә ачыклык кертү нияте белән авыл башлыгы Роберт абый Нуриев белән дә очраштык. Әлеге хәл белән таныш икән ул. Районга хәбәр ителгән, шушы көннәрдә төзекләндерү бригадасы килергә тиеш икәнлеге хакында сөйләде.
Су юлы "Теплосервис" җәмгыяте карамагында. Шуңа да, әлеге мәсьәлә буенча алардан да төгәл җавап аласы килгән иде. Ә узган атнаның шимбә көнендә авылда бар җитешсезлекләр дә төзәтелгән булып чыкты. Билгеле, бу эшләрнең тоткарлыксыз, тиз арада башкарылуына безнең дә өлеш кергәндер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев