Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Янгынга каршы көрәш: шашлык пешерүчеләрне спутник күзәтә!

Тиздән Татарстанда янгынга каршы махсус режим игълан ителәчәк. Бу - янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга штрафлар күләме ике тапкырга артачак дигән сүз. Шунысы кызганыч: андый кешеләр саны республикада хәзердән үк ачыклана башлаган инде... Республикада янгыннарга каршы махсус режим гадәттә апрель башы яки урталарында ук игълан ителә иде. Агымдагы елда исә әлеге...

Тиздән Татарстанда янгынга каршы махсус режим игълан ителәчәк. Бу - янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга штрафлар күләме ике тапкырга артачак дигән сүз. Шунысы кызганыч: андый кешеләр саны республикада хәзердән үк ачыклана башлаган инде...
Республикада янгыннарга каршы махсус режим гадәттә апрель башы яки урталарында ук игълан ителә иде. Агымдагы елда исә әлеге карарга һаман да кул куелмаган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында исә бу күренешне язның шактый соң килүе белән аңлаталар. Шулай да, май бәйрәмнәрендә татарстанлыларга барыбер чүп-чар яндырып, шашлык пешереп "рәхәтләнү" бәхете тәтемәячәк. Быел аларның һәр адымын махсус спутниклар күзәтә. Шул рәвешле, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүчеләрнең берсе дә җаваплылыктан кача алмаячак, дип кисәтә белгечләр.
Спутник "күзе" шәп күрә
- Хәзерге вакытта Татарстанда янгыннарны кисәтү максатыннан барлыгы 300 дән артык махсус төркем булдырылды. Аларның бурычы - республиканың һәр районында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү. Әле алай гына да түгел, агымдагы елда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы базасында республика территориясен космостан күзәтү буенча махсус үзәк эшли. Шул рәвешле, күзәтчелек эше спутниклар ярдәмендә тормышка ашырыла. Алар республикадагы янгын очракларын гына түгел, ә законсыз ягылган учакларны да күрергә сәләтле.
Сүз уңаеннан, 2016 елда тиешсез урыннарда корыган үлән һәм чүп-чар яндырган өчен 6 шәхси зат, 2 рәсми зат һәм 1 юридик затның административ җаваплылыкка тартылганлыгы билгеле.
Фаҗигаләр теркәлмәсен өчен
Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә зур игътибар бирү юкка түгел, билгеле. Һәркемгә мәгълүм, соңгы елларда Россиянең төрле төбәкләрендә шактый зур фаҗигаләргә китергән янгын очраклары әледән-әле теркәлеп тора. Республикада мондый фаҗигаләр теркәлергә тиеш түгел.
- Агымдагы елда Татарстанда кипкән үлән һәм чүп-чар янып китүнең 214 очрагы ачыкланды инде. Бу - узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 5,7 процентка кимрәк. Шулай булуга да карамастан, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бу өлкәне җитди контрольдә тота.
Шунысын да исегезгә төшерәбез: хәзерге вакытта янгын куркынычсызлыгын үтәмәгән өчен штрафлар күләме шәхси затлар өчен - 1-1,5 мең сум, рәсми затларга - 6-15 мең сум, ә юридик затлар өчен исә - 150-200 мең сум тәшкил итә. Янгыннарга каршы махсус режим кертелгәч, штарфлар күләме ике тапкырга артаячак. Узган ел тиешсез урыннарда учак яккан, чүп яндырган һәм шашлык пешергән өчен 130 дан артык кеше административ җаваплылыкка тартылган булган.
Кагыйдәләр нинди?
Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр миинстрлыгы халыкны бу чорда игътибарлы булырга, учак ягу кагыйдәләрен тиешенчә үтәргә чакыра.
1. Учакны якындагы объектлардан ким дигәндә - 50 метр, ылыслы урманнардан - 100 метр, агачлы урманнардан 300 метр ераклыкта гына ягарга ярый.
2. Учак урыныннан 10 метр араны корыган үлән һәм агачлардан, ят предметлардан чистарту мәҗбүри.
3. Учак ягучының кул астында янгын сүндерү җайланмасы, кәрәзле телефон булырга тиеш.
Шашлык пешерергә яратучылар өчен дә махсус кагыйдәләр гамәлдә булачак.
1. Шашлыкны каралты-кура һәм йортлардан 5 метр ераклыкта пешерү рөхсәт ителә. Учак ягыла торган урыннан 2 метр ара корыган үлән һәм агачлардан чистартылырга тиеш.
2. Шашлык пешерүче учакны җитди контрольдә тотарга бурычлы. Әлеге территорияне бер минутка да калдырып китәргә ярамый.
3. Көчле җил вакытында учак ягу һәм шашлык пешерү катгый тыела.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/56955-yangyinga-karshyi-kөrәsh-shashlyik-pesherүchelәrne-sputnik-kүzәtә.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев