Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Явыз гамәл кылмыйк

Гап-гади җәйге бер көн иде. Без дусларым белән яланга чыктык. Җәй... Күңелдә шатлык, табигать ямь-яшел, күбәләкләр оча, тагын ни кирәк инде бәхет өчен? Шулай шатланып, уйнап йөргәндә, без Диананың елавын ишетеп алдык. Аягына шешә ватыгы кадалган... Ниндидер явыз аны ватып, чирәм арасына ташлаган. Нәкъ менә шушы пыяла ватыгыннан шырпысыз да...

Гап-гади җәйге бер көн иде. Без дусларым белән яланга чыктык. Җәй... Күңелдә шатлык, табигать ямь-яшел, күбәләкләр оча, тагын ни кирәк инде бәхет өчен?
Шулай шатланып, уйнап йөргәндә, без Диананың елавын ишетеп алдык. Аягына шешә ватыгы кадалган... Ниндидер явыз аны ватып, чирәм арасына ташлаган. Нәкъ менә шушы пыяла ватыгыннан шырпысыз да зур янгыннар чыгып, меңләгән гектар урман янарга мөмкин бит. Ә бу урманнарны кешеләр күп хезмәт куеп утырткан һәм карап үстергән. Шундый явыз аркасында дистә еллар буе үскән агачлар бер мизгелдә юк була.
Кешеләрнең күбесе монда гаиләләре һәм балалары белән ял итәргә килә. Менә шундый, ял итәргә килгән кешеләрнең берсе шешә ватыгыннан бик нык яраланып зәгыйфьләнеп тә калырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев