Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Җыештырылмаган тирес - төрле авырулар оясы

Бүген әйләнә-тирә мохитыбызны саклау иң мөһим бурычларның берсе. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан авыл хуҗалыгы берләшмәләре, крестьян –фермерлык хуҗалыкларына терлек фермаларындагы, җәйләүләрдәге тиресне аерым урынга җыеп череткәннән соң гына басуга чыгару төп таләп итеп куела.

              Тирес сулары елгаларга агып төшмәскә, тирә-юньгә начар ис таратмаска тиеш. Анда мал-туар да кереп  чуммасын. Җыештырылмаган тирес - төрле авырулар оясы да булып тора.
Кырга чыгарганчы, мөгезле эре терлек астыннан чыккан тирес кимендә алты ай, дуңгызларныкы бер ел буртларга өелгән килеш торырга тиеш. Шулай иткәндә генә ул дезинфекцияләнә, органик ашламага әверелә. Тирес өемнәрен - буртларны ферма коймасыннан кимендә 60 метр ераклыкта, торак йортлардан зур мал тиресен - 300, дуңгызныкын 500 метр ераклыкта өяргә ярый.

                Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев җитәкчеләргә бу хакта безнең “Актаныш-информ” мәгълүмат чаралары аша мөрәҗәгать итте:


-     Тирес саклауның үз тәртибе бар. Бурт төбеннән уңдырышлы җирне балчыкка кадәр кырып алу мөһим. Як-ягыннан 2,5 биеклектә вал күтәрергә кирәк. Буртның киңлеге 3,5 метрдан ким булмаска тиеш. Тирес сулары агып төшсен өчен, бурт төбен тирес салган якка авыш ясау таләп ителә. Иң мөһиме - тирес өеменең тирә-ягы тотып алынган булырга тиеш. Бер ел махсус урында череткәч кенә тирес- ашлама басуга кертелә.
     

             Фермалардан агып чыккан сыеклыкларның кар эрегәндә грунт сулары белән кушылмавын тәэмин итү мөһим. Су буйларына урнашкан ферма-җәйләүләрне дә икенче урынга күчерергә кирәк. Бу мәсьәлә бездән беренче карашка хәл ителгән кебек. Әмма районыбызда сулыкларга якын төзелгән биналар бар әле. 


          Елга- инешләр янындагы басулар елның- елында химик препаратлар белән эшкәртелә, туфракта акрынлап зарарлы матдәләр туплана. Язын кар сулары белән зәңгәр күзле инешләргә зыян килмәсенгә  кырларны сулыкка таба каратып түгел,  аркылы сөрү ә катгый киңәш ителә.

              Ашлама капчыклары, агу препаратлары салынган савытларның һәрберсе исемлек белән аерып  җыйнап куелырга тиеш.

             Шулай ук Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы районнарда чүплекләрне дә бетерү бурычын куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев